Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 июнь 2024, 12:45

«Это у нас семейное» конкурсында

30 майдан 2 июньгә кадәр Уфада «Это у нас семейное» конкурсының округ ярымфиналы уза. Чара Владимир Путин инициативасы белән «Русия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында уза.

«Это у нас семейное» конкурсында«Это у нас семейное» конкурсында
«Это у нас семейное» конкурсында

Конкурсның максаты - катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү һәм күрсәтү өчен мөмкинлек бирү (ярыш формасында).

Илеш районыннан экспертлар итеп «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Айсылу

Хәмиева һәм Дөмәй авылы урта гомум белем бирү мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Фәтхелбаян кызы сайланды.

Бу конкурс гаиләләрне уртак эшләр аша берләштерә һәм гаилә институтын ныгыту буенча дәүләт бурычларын хәл итүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен алга сөрүгә, шул исәптән буыннар арасында элемтәне көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Чыганак

«Это у нас семейное» конкурсында
«Это у нас семейное» конкурсында
«Это у нас семейное» конкурсында
«Это у нас семейное» конкурсында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас