Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 июнь 2024, 04:30

Киләчәкләре ышанычлы булсын

Балалар кешелекнең өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм аларның һәрберсе бәхетле яшәргә хокуклы. Районыбызда әлеге категориягә тәрбия бирү өчен бар яклап та тиешле шартлар тудырылган.

Дәүләтебез тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә игътибар шактый артты. Бу җәһәттән бакчалар төзелә, тәрбиячеләрнең эш хакы арта, учреждениеләрдә заман таләпләренә ярашлы ремонт, реконструкция үткәрелә, материаль-техник базалары ныгытыла. Сабыйларның иртәгәсе көнеышанычлы, барыр юллары-хәвефсез һәм якты, күк йөзе зәңгәр, кояшлы һәм тыныч булсын.

Җәй башында 30дан артык илдә Халыкара балаларны яклау көнен билгелиләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Женевада балалар иминлеге мәсьәләләренә багышланган Бөтендөнья конференциясендә аны үткәрү турында карар кабул итү һәм Сан-Францискода ятим сабыйлар өчен бәйрәм оештырылу бер көнгә туры килә. Шул вакыттан алып, бу көн бәйрәм ителә башлый. Русиядә исә 1950 елдан бирле билгеләп үтелә.

Әлеге көн, иң беренче чиратта, атааналарга, өлкәннәргә малайларның, кызларның яшәүгә, фикергә һәм дингә, белем алуга, ял итүгә, психологик көчләүгә каршы якланган булуга, алар хезмәтен эксплуатацияләүдән яклауга һ.б. хокукларын үтәү кирәклеген искәртеп тора.

Балалар гомерен саклау һәм сәламәтлеген ныгыту ата-аналар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең төп бурычларының берсе булып тора. Патологик торышларның үсеше күп очракта сабыйларның туклануы, яшәү рәвеше, укыту-тәрбия процессы факторыннан, микроклимат күрсәткеченнән, мебель-җиһазларның шәхси сайланганлыгыннан һ.б. тора.

Бу көннең әһәмиятен 1 июньдә генә түгел, ел дәвамында истә тотарга кирәк. Нарасыегызны балачактан ук актив яшәү рәвешенә, дөрес көн тәртибенә, файдалы гадәтләргә өндәгез.

Халыкара балаларны яклау көненең флагы бар. Үсешне, гармонияне, сафлыкны һәм уңдырышлыкны символлаштырган яшел фонда Җир билгесе әйләнәсенә кызыл, сары, зәңгәр, ак һәм кара стильләштерелгән фигуралар урнашкан. Бу кеше гәүдәләре күптөрлелекне һәм түземлелекне аңлата. Үзәктәге Җир билгесе – тулай йортыбыз символы.

Тормыш ыгы-зыгысы белән балаларыбызга игътибарны киметмәсәк иде. Алар һәрчак ата-ана назына, ярдәмгә мохтаҗ. Балачаклары бәхетле узсын.

Раушания МӨБИНОВА, район үзәк дәваханәсенең участок табиб-педиатры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас