Укучылар конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм бию флешмобы хәрәкәтләрен бергәләп кабатладылар.
Илеш урман хуҗалыгының җитәкчесе Фидрат Хәдит улы Якупов бәйрәмдә укучыларга бәхетле, тыныч балачак теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Күп балалы Ситдиковларның гаиләсе дә игътибарсыз калмады. Илеш коррекцион мәктәп-интернаты директоры Айсылу Алексеевна Ситдиковага балалар тәрбияләүдә авыр һәм фидакарь хезмәте, гаилә һәм рухи кыйммәтләр үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Ул көн бик күп елмаюлар һәм яхшы кәефкә бай булды, һәм, әлбәттә, һәркемнең хәтерендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.