+22 °С
Яңгыр
Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән.
Әйе, бу күркәм йолаларыбыз буыннан-буынга сакланып килә.
Ихлас, киң күңелле кешеләр, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашлар ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар.