Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 июнь 2024, 06:30

Гаиләләргә дәүләт ярдәме

Бердәм пособие - җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә дәүләт ярдәме. Башкортстанда бу - 13 753 сум. Пособие гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен комплекслы бәяләгәннән соң билгеләнә

Түләү күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм балаларга төбәк яшәү минимумыннан 50 (6 670 сум), 75 (10 005 сум) яки 100 процент (13 340 сум) тәшкил итәргә мөмкин.

Кагыйдәләр буенча, пособие бер елга билгеләнә. Түләүне озайту өчен яңа гаризаны соңгы айдан да иртәрәк бирергә ярамый. Ата-аналарга (уллыкка алучыларга, опекуннарга), кагыйдә буларак, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү җитә. Пособие билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар фондның бүлекчәсенә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында килә. Пособие буенча Социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 июненнән бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керде. Беренче чиратта, алар балигъ булмаган балаларның укудан буш вакытта алган керемнәрен исәпкә алуга кагыла. Хәзер бу акчалар пособие билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.

Шулай ук үзгәрешләр алиментка да кагыла. 1 июньнән алынган алиментлар, әгәр алар суд тарафыннан билгеләнгән булса, исәпкә алыначак. Әгәр алимент түләү турында суд карары булмаса, пособие билгеләү турында гаризада күрсәтелгән алимент суммалары исәпкә алыначак.

Шул ук вакытта бу суммалар минималь дәүләт гарантияләреннән ким була алмый: бер балага — чирек МРОТ (4810,50 сум), ике балага — өчтән бер МРОТ (6 414 сум) һәм өч һәм аннан да күбрәк балага ярты МРОТ (9 621 сум).

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас