Районда ветеринария-санитария хәвефсезлеген тәэмин итү, шулай ук хәвефсез терлекчелек продукциясен алу максатларында ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм терлекне чалуга карата гамәлдәге законнарны төгәл үтәргә кирәк. Кайвакыт шәхси хуҗалыклар һәм КФХ хуҗалары терлек сатучыларны үзләре табып, килешә һәм хайваннарны үз хуҗалыкларына ветеринария хезмәтенә хәбәр итмичә (карантинлы сату алдыннан чаралар үткәрмичә һәм хәтта озата баручы документларсыз, сатып алынган терлекнең эпизоотик халәтен бөтенләй белмичә) алып кайта.
Кагыйдәләр буенча, дәүләт хезмәте терлек сатарга планлаштырган хуҗалыкның иминлеген белешә. Карантин чаралардан мәҗбүри рәвештә бруцеллезга канны диагностик тикшерелергә, сарыкларның инфекцион эпидидимиты, дегельминтизацияләү үткәрелергә; терлекләр “Регагро”ның бердәм мәгълүмат системасында идентификацияләнергә һәм теркәлергә; корбан хайваннарына ветеринария-ярдәм документлары рәсмиләштерелергә тиеш. Терлек сәламәтлеге өчен хуҗалар җаваплы. Йогышлы авырулар урынын теркәү очраклары арту сәбәпле, район халкын уяу булырга чакырабыз һәм ветеринария белгечләренә районнан читтән терлек кертү фактлары турында хәбәр итүен сорыйбыз. Бер кеше гаебе белән торак пункт кына түгел, ә бөтен район зыян күрергә мөмкин.
Корбан бәйрәме вакытында чалуны махсус урыннарда үткәрү шарт; биологик калдыкларны көнкүреш чүп контейнерларына ташлау, чүплекләргә һәм полигоннарга чыгару катгый тыела.
Сораулар буенча “Илеш ветеринария станциясе” ДБУга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Телефон: 8-347-62-5-34-31.
"Илеш ветеринария станциясе” ДБУ.