Бу көн балаларга яңа дуслар, якты тәэссоратлар һәм яңа мавыктыргыч маҗаралар бүләк итте.
Әдәплелек - тәрбияле кешенең иң мөһим әхлакый сыйфатларының берсе. «Әдәплелек көне»ндә малайлар һәм кызлар «Иң әдәпле отряд» уенында катнашты. Аның максаты - тәрбияләнүчеләрне этика нормалары белән таныштыру, үзара аралашуны күзаллау, әдәплелек сүзләрен куллану гадәтен формалаштыру. Чара барышында балалар «рәхмәт» сүзенең төрле телләрдә ничек яңгыравын өйрәнде.
Шулай ук балалар «сәяхәтче» мобиль планетариеның шоуында булды, анда Галәмнең төзелеше, йолдызлар, планеталар турында кызыксынды.
“Сәнгать көне”ндә конкурс-күңел ачу чарасы узды. Сәнгать төрләре турында әңгәмә үткәрдек. Бу көнне балалар үзләренең талантларын күрсәтте. Этно-студия җитәкчесе Гөлназ Рәсил кызы мастер-класс үткәрде.
«Дуслык көне»ндә иртәнге зарядкадан соң 1нче, 2нче сыйныфлар кинотеатрга, 3нче сыйныфлар Кужбахты авылындагы махсус хәрби операциягә багышланган музейга барды. «Елмаюыңны уртаклаш» иҗади уены кызыклы үтте. Балалар биремнәр алды һәм станцияләр буйлап йөрде: табышмаклар чиште, мәкальләр искә төшерде, җырлар җырлады. Нәтиҗә ясалды, дуслык җиңде.
Көндезге лагерьның чираттагы көне чараларга бай булды. Зарядкадан соң «Имин җәй» әңгәмәсе узды, анда балалар үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Чара безнең талантлар чыгышы белән тәмамланды.
«Күңелле стартлар» малайлар һәм кызларның яраткан уены. Анда катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, ә командада эшләү, бер-берсен тою һәм һәрнәрсәдә ярдәм итү осталыгын да күрсәтте. Балалар күтәренке, яхшы кәеф һәм киләсе ярышларда катнашу теләге белән таралышты. Көн ахырында кинотеатрга бару оештырылды.
Ниһаять, ялларыбызның бер атнасы артта калды. Киләчәк көннәребез дә шулай куңелле, кызыклы һәм фәһемле үтәр, дип ышанабыз.
Алсу МИҢНЕКӘЕВА, көндезге лагерьның өлкән вожатые.