Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 июнь 2024, 05:00

Изге һәм җаваплы бурыч

Һәр елның 8 июнендә һөнәри бәйрәмебезне - Социаль хезмәткәр көнен билгелибез. Бу - кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган барлык гражданнарның бәйрәме. Нәкъ шушы максаттан чыгып эшчәнлек алып бара «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге. Өйләренә барып, социаль хезмәтләр күрсәтеп, пенсионерлар һәм инвалидларның тормышын җиңеләйтергә тырышабыз.

Изге һәм җаваплы бурычИзге һәм җаваплы бурыч
Изге һәм җаваплы бурыч

Эшчәнлегебезнең төп максаты - халыкны социаль яклау өлкәсендә район территориясендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, федераль һәм төбәк законнар һәм башка норматив актлар нигезендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү.

Бүгенге көндә безнең ярдәмгә мохтаҗлар күп. Районда узган ел эчендә 461 кешегә хезмәт күрсәтелде (2се - Бөек Ватан сугышы ветераны, 158е-инвалид, 1се-тол калучы, 19ы - тыл хезмәтчәне, 245е –хезмәт ветераны, 110ы - пенсионер). Бүгенге көндә 125369 хезмәт күрсәтелеп, шуларның 65972се – социаль-көнкүреш, 18959ы – социаль-медицина, 40438е социаль-психологик.

Билгеле бер хезмәт күрсәтү социаль хезмәтләрдән файдаланучы опекага алынган кешенең теләгенә бәйле. Нигездә, аңа ихтыяҗ зур: азык-төлек продуктлары, сәнәгать товарлары, дарулар сатып алу һәм китерү, су белән тәэмин итү, азык әзерләүдә ярдәм итү, торак биналарны җыештыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, сезонлы эшләр. Гражданинның ихтыяҗларын исәпкә алып, социаль хезмәткәр атнага 2 тапкыр йөри.

Ел дәвамында график буенча барлык социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген тикшерү буенча эш алып барыла. Өйдә социаль ярдәм хезмәтләренә мохтаҗларны ачыклау һәм аларны хезмәт күрсәтүгә кабул итү буенча эш дәвам итә. Ул авыл советы авыл биләмәсе, ветераннар һәм инвалидлар советы, Илеш районындагы «Гаилә» хезмәте, район үзәк дәваханәсе, Пенсия фонды белән берлектә алып барыла. Социаль хезмәткәрләрнең җыелышлары даими үткәрелә.

Хезмәт бурычы һәм йөрәк чакыруы буенча социаль хезмәткәрләр ветераннарга, пенсионерларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итә, аларның ялгызлыгын бизи.

Үзәк хезмәткәрләре сайлау кампанияләрендә, республика, район күләмендә оештырылган чараларда актив катнаша. Күпләре намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен Почет грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шуны да билгеләргә кирәк, безнең коллектив Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Хезмәткәрләр акчалата, азык-түлек продуктларыннан тыш, үзләре бәйләп, 95 пар оекбаш тапшырды.

Бүгенге көндә авыл советы авыл биләмәләрендә эшләүче социаль хезмәткәрләр үз һөнәрләрен яратып башкара. Алар әби - бабайларны күршеләренең киңәшләре белән дәваланырга түгел, ә табиб билгеләвен катгый үтәргә өйрәтә, ничек телефон мошенникларының кармагына эләкмәскә кирәклеген, дәүләт хезмәтләре белән куллануны һ.б. аңлата. Үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтәүгә җаваплы караган Гөлүдә Хәсәнова (Краснояр), Ләлә Сәхәветдинова (Югары Яркәй), Рита Хәтмуллина (Кужбахты), Илсөяр Шәрәфуллина (Илеш), Люция Булатова (Кадер), Венера Гаянова (Иләкшиде), Гөлнур Вазитова (Иске Татыш), Глүсә Даутова (Игмәт), Алсу Исламова (Сеңрән), Эльза Латыйпова (Рсай), Раушания Евсеева (Базытамак), Эльза Миңнеголова (Аккүз), Наилә Зарипова (Сүлте), Гөлшат Мөсифуллина (Шәммәт), Лилия Разетдинова (Исәмәт), Гөлфия Сәлихова (Буралы), Зилә Салькова (Андреевка), Фаягөл Хәмәдиярова (Лаяшты), Фәвәдилә Шамратова (Олы Ялан), Ира Шәрәфетдинова (Дөмәй), Флария Мозафарова (Түбән Яркәй) һ.б.адресына бары тик мактау сүзләре ишетергә мөмкин. Шулай ук социаль эш буенча белгечләр Эльмира Гыйльмуллина, Наилә Газизова, баш хисапчы Ирина Хәләпованың намуслы хезмәтләрен билгеләп үтәсе килә. Социаль хезмәткәрләрнең вазыйфаларын оештыруга һәм контрольдә тотуга җитди һәм җаваплы карыйлар.

Соңгы елларда Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә “Скандиходы” скандинавия йөрешен яратучылар берләшмәсе һәм “Заман белән бергә” пенсионерлар өчен бушлай компьютер белеменә өйрәтү курслары оештырылу оешманың аерым казанышлары булып тора. Өлкәннәр бирегә теләп йөрде, сәламәтлекләрен ныгытты.

Барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Юлда нинди генә авырлыклар очрамасын, сез кешедә булган иң кыйммәтле сыйфатларны саклыйсыз: ачык күңеллесез һәм игелеклесез, һәм моның өчен һәрвакыт рәхмәткә лаексыз. Бу көнне сезгә сәламәтлек һәм сабырлык, шәхси иминлек һәм барлык өметләрнең чынга ашуын телим. Күңелегез һәрвакыт хәзергедәй якты һәм мәхәббәт белән тулы булсын.

Галия ФӘХРИСЛАМОВА, «Добро» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге дәүләт автономияле коммерция булмаган оешма директоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас