Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 июнь 2024, 05:30

Спорт - аның тормыш мәгънәсе

Сәеткул авылында туып-үскән якташыбыз, гомерен спортның иң авыр төрләренең берсе - штанга күтәрүне ил, республикакүләм данлауга багышлаган Сәгыйть Әхмәдуллинны белмәгән кеше юктыр. Ул 1954 елның 11 июнендә Рафыйка һәм Хәтмулла Әхмәдуллиннарның күп балалы гаиләсендә бишенче малай булып дөньяга килә.

Спорт - аның тормыш мәгънәсеСпорт - аның тормыш мәгънәсе
Спорт - аның тормыш мәгънәсе

Кечкенә Сәеткул авылында үскән малай көчле була белүне, яхшылык явызлыкны җиңүен, көчле батырлар кешеләрне һәртөрле явызлардан һәм аждаһалардан коткара алуны тылсымлы әкиятләрдән укып үсә. Ул чорда зур шәһәрләрдә аның йөзләгән яшьтәшләре тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә мускулларын ныгыту өчен спорт мәктәпләре барлыгын белми дә иде.

Аның өчен авылда тормыш үзе тренер була - утын кисү, бакча казу, су ташу, печән чабу һ.б. Бу эшләр авыл малайлары өчен күп сәгатьлек күнегүләрне алмаштыра. Авыр эшләрдән соң, буш вакытлары булса, үзләре төзегән турникларда шөгыльләнә, волейбол, футбол мәйданчыгын эшли. Шулай, бер-берсе белән ярышып, ныгыган ир-егетләр булып үсә алар.

Ишкар сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган вакытка Сәгыйть Әхмәдуллин яшьтәшләре арасында авылда беренче батыр булып санала. Үзенең спорт карьерасын мәктәп елларында ук башлый, аннары Свердловск өлкәсенең Березовка шәһәрендә ГПТУ-67дә дәвам итә. Бер елдан соң егет армиягә чакырыла - Урал хәрби округы составында “Свердловск” армия спорт клубында хезмәт итә.

Кайда гына укыса да, хезмәт итсә дә, һәр җирдә спортта, аеруча авыр атлетикада үз көндәшләрен, авырлыгы буенча аңардан күпкә өстен булуларына карамастан, артта калдырып, зур уңышларга ирешә. 1978 елда ул СССРның спорт мастеры нормасын үти.

 Спорт Сәгыйтьне үз көченә ышанырга, көрәшергә өйрәтә, көчле, кыю, тәвәккәл кеше итеп тәрбияли.

-Спорт белән шөгыльләнү миңа күп уңышлар китерде, - ди ул зур горурлык белән. -Төрле елларда зур бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. Спортны яраткан кеше үзенә зур максатлар куя, аңа омтыла белә, үҗәтлеккә өйрәнә. Бу сыйфатлардан башка бернинди өлкәдә дә уңышларга ирешеп булмый, - ди ул.

Сәгыйть Әхмәдуллин Татарстан Республикасы Әлмәт физик культура һәм спорт техникумына укырга керә, җыелма командасы өчен чыгыш ясый һәм һәрвакыт призлы урыннар яулауга ирешә, “Физик культура һәм спортны пропагандалау һәм агитацияләгән өчен” Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Техникумны тәмамлагач, Үзбәк дәүләт физик культура һәм спорт институтына көндезге бүлеккә укырга керә. Анда да уңышларга ирешә. 1984 елда кулына диплом алгач, “Урожай» ирекле спорт оешмасында тренер-преподаватель була. Соңыннан Дүртөйле шәһәрендә авыр атлетика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

Спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары турында күпсанлы медальләр сөйли. «Район чемпионы», «Урожай» оешмасында республика чемпионы», «Урожай» оешмасында өлкә Советы чемпионы» медальләре бар. Ул «Буревестник» командасы составында дүрт тапкыр чемпион, Курынков призына Бөтенсоюз турниры чемпионатында икенче урынны алган, физик культура һәм спортны пропагандалаган һәм агитацияләгән өчен Мактау грамоталары һ.б. белән бүләкләнгән.

Сәгыйть Хәтмулла улы үзе турында тыйнак кына: «Алмашка яшьләр килә. Алар көч һәм спорт буенча амбицияле планнар белән тулы. Ә без элекке спортчылар түгел, ә элекке чемпионнар булып калабыз. Бу - безнең тормышыбыз,- ди спортчы.

Аның балалары да әтиләре эзеннән китә. Марсель һәм Марс берничә тапкыр республика чемпионнары була.

Бүгенге көндә спортчы-ветеран авылда элекке медпункт бинасын ремонтлап, җиһазлар алып, тренажер бүлмәсендә хәзер авыл малайларына спорт белән шөгыльләнергә тулы мөмкинлек булдырды. Ә балалар, үз чиратында, рәхәтләнеп гер, штанга күтәрү, бокс белән мавыга, турникта күтәрелә.

Спортка мәхәббәт тәрбияләүче, үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итүче ветеран Бишкурайда яшәүче штангачы, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, Фәвил Гыйльдановка бәйгеләр оештыруда, зур аренага чыгуда ярдәм иткәне, тренерлык серләренә өйрәткәне өчен зур рәхмәтле.

Тренер һөнәре бик авыр. Анда үз эшеңне яхшы белү генә аз, чынлыкта, игелекле һәм көчле булырга, һәр укучының йөрәгенә юл таба белергә кирәк. Балалар белән җитди эш үз җимешләрен бирә. Ул авыр атлетика буенча бер спорт мастерын, гер спорты буенча ун спорт мастерына кандидатны, күп санлы массакүләм разрядлы спортчыларны тәрбияли.

Көчле булырга теләүчеләрнең уңышка ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Тәҗрибәле тренер осталык серләре белән ихлас уртаклаша, ә укучылар аның ышанычын һәм тырышлыгын аклый.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас