Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 июнь 2024, 05:15

Тырышлык белән яуланган хөрмәт

Рәмзә Хәмит улы Ямаловның районда гына түгел, ә республикада үзен оста җитәкче итеп танытуы, халыкның ихтирамын яулавы турында ишетмәгән кеше сирәктер ул. Миңа да аның кул астында эшләү бәхете тиде.

Тырышлык белән яуланган хөрмәтТырышлык белән яуланган хөрмәт
Тырышлык белән яуланган хөрмәт

Ябалак авылында Җәмилә Фәйзулла кызы һәм Хәмит Ямалетдин улы Ямаловларның матур гаиләсендә дөньяга килә ул һәм бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, тырыш булып үсә. Ябалак дүрт еллык, Илеш сигезьеллык, Андреевка урта мәктәпләрендә белем ала. Сабыр холыклы, ярдәмчел булу, төпле фикер йөртә белү кебек сыйфатларны әти-әнисеннән үзләштерә. Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнгән малай унбер яшеннән үк җәйге каникуллар чорында колхоз эшендә катнаша – амбарда ашлык чистарта, болында чүмәлә тарттыра, 1968-1971 елларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, бер үк вакытта фотограф һөнәрен үзләштерә. Кулына өлгергәнлек аттестаты алганнан соң, Рәмзә Хәмит улы укуны кайда дәвам итү турында баш ватмый, чөнки алдан хәл итеп куелган була. Мәктәптә укыган елларын хәтерләп, ул болай ди:

-Физика-математика укытучысы Вил Гарифҗановның дәресләре аеруча җанлы үтте, күңелгә ятышлы булды. Безгә, укучыларга, зур хөрмәт белән карады. Аның бу фәннәргә кагылышлы файдалы киңәшләрен һәрвакыт йөрәк түрендә йөрттем һәм ныклы карарга килдем: бары тик остазымның юлын дәвам итәргә. Шул рәвешле, Башкорт дәүләт педагогия институтына юл алып, математика һәм физика фәннәрен өйрәнә. Студент елларында параллель рәвештә «Фото түгәрәк җитәкчесе», «Физик культура һәм спорт буенча инспектор-җәмәгатьче» һөнәрләрен дә үзләштерергә өлгерә тырыш егет. Диплом алганнан соң, хезмәт юлын Югары Яркәйдәге 2 нче урта мәктәптә физика, математика, астрономия укытучысы булып башлый.

-Мәктәп директоры Зарема Гыйздәтуллина белән уртак телне тиз таптым, - дип искә ала Р.Ямалов.

-Үтә таләпчән, гадел, энергиясе ташып торган җитәкче иде ул. Биргән киңәшләрен һәрвакыт тотып яшәдем. Тырыш, һәр эшкә җаваплы караган педагогны тиз арада күреп ала җитәкчелек һәм 1979 елның августында Иске Күктау урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Күп вакыты юлда үтә аның. Уртак тырышлык, бердәмлек үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә – яңа мәктәп бинасы 1979 ел азагына үзенең укучыларын кабул итә. Сенсорлы - модульле физика, лингафон кабинетлары, тир булдырыла. Шушы ук елларда район күләмендә мәктәп укучылары, колхозчылар, әти-әниләр белән бергә җир сөрүчеләр конкурсы үткәрелә. Мондый күләмле чаралар укучыларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләүгә булышлык итми калмый. Бәлки шул еллар нәтиҗәсе буларак, Иске Күктау мәктәбен тәмамлаган укучылар бүген төрле өлкәләрдә үзләрен алдынгы хезмәткәрләр итеп таныткандыр да.

Рәмзә Хәмит улын язмыш юллары башка өлкәдә дә сынап карый - 1984 елда район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире итеп күчерелә. Республика күләмендәге семинар-кинәшмәләр югары дәрәҗәдә үтә. Район коллективлары төрле төбәкләрдә Илеш данын яклап чыгыш ясыйлар, конкурсларда җиңүгә ирешәләр. Ул чорда район паркы мәдәният бүлегенә тапшырыла. Аны яңарту, төзекләндерү өчен дә күп көч салырга туры килә җитәкчегә. Зур чыгымнар һәм тырышлык таләп иткән ял паркын тимер койма белән әйләндереп алу, ихатасын тәртипкә салу, бүгенге хәлгә китерү нәкъ Рәмзә Хәмит улы җитәкчелегендә башкарыла.

Әйе, нинди генә өлкәдә эшләсәң дә, җитәкчелек эше инициативалылык, активлык һәм төрле өлкәдә белемле, коммуникатив булуны таләп итә. Әйтергә кирәк, Р. Ямалов нинди генә җаваплы вазифа булмасын, һәр эшне төгәл итеп башкарып чыга. Шушы сыйфатларын исәпкә алып, 1989 елда авыр да, катлаулы да, шул ук вакытта аеруча җаваплы булган мәгариф бүлегенә җитәкче бурычын йөкләтәләр.

Мәгариф – иң авыр һәм катлаулы тармакларның берсе. Җитәкчегә күптөрле проблемалар белән очрашырга һәм аларны хәл итү юлларын эзли, таба белергә кирәк. Фикерләр һәм карашлар уртак булган кадрларның янәшә булуы да мөһим роль уйный. 26 ел дәвамында әлеге вазифаны намуслы башкара Р. Ямалов. Бу вакыт арасында никадәр дәресләр карала, төрле катлаулы мәсьәләләр хәл ителә, яңа мәгариф учреждениеләре сафка бастырыла, төзекләндерү эшләре башкарыла, яңа кадрлар районга җәлеп ителә, республика күләмендә бихисап киңәшмәләр үткәрелә. Хәтта, Русия күләмендәге «Эврика» семинары да Илеш җирендә югары дәрәҗәдә, гөрләп үтә. Укытучыларның дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар семинарда катнашучылар тарафыннан уңай бәя ала. Шулай Илеш мәгариф системасы үзен һәрвакыт яхшы яктан күрсәтеп, яңа үрләр яулый, биеклекләргә күтәрелә. Күп энергия, белем, көч, вакыт таләп иткән һәр эшне Рәмзә Хәмит улы зур осталык белән башкара. Әлбәттә, үз авырлыклары, җиңә алмас кебек күренгән каршылыклары очрамый калмагандыр. Сабыр холыклы, ләкин таләпчән җитәкче куйган максатларына ирешә.

Рәмзә Хәмит улының күпьеллык намуслы хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәһаланып, Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, Русиянең халык мәгарифе отличнигы исеме бирелә, В.А.Сухомлинский исемендәге медаль, бихисап Мактау кагәзьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

“Кайда гына эшләргә туры килсә дә, яхшы кешеләр очрап торды, һәркайсы ярдәм кулы сузды, киңәшләр бирде. Минем педагог юлын сайлауда укытучыларым-Андреевка урта мәктәбендә Дәниф Габдулла улы Габдуллин, Фоат Акрам улы Акрамов, математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ольга Николаевна Замурагинаның да роле зур булды, дияр идем. Аларның дәресләре әле дә хәтердә. Әлбәттә, Рәис Әхмадулла улы Әхмадуллинның да роле минем тормышымда зур әһәмияткә ия. Хезмәтемне күрә белде, киңәшләрен бирде. Коллективым тырыш булды, һәркем белән уртак тел табып, тату эшләдек. Иске Күктауда яшәгәндә авыл халкы игътибарлы, ихтирамлы булды, рәхмәтлемен шуңа. Аеруча Тәвисә һәм Мәгъруф Рәҗәповларга хөрмәтем зур, алар үз балаларыдай һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләр биреп тордылар, бергә дус яшәдек. Югары Яркәйгә күчкәч тә бәйләнешне өзмәдек», -дип хатирәләр белән бүлеште Рәмзә Хәмит улы.

Яныңда көч, дәрт бирүче илһам чыганагы булган якын кешең булмаса, бәлки бар эшне дә җиренә җиткереп башкарып булмый торгандыр. Р.Ямаловка язмышында бәхет елмая, аның гомер юлында Рәмзия апа очрый. Тормыш иптәшенең һәрбер башлангычын хуплап, иң якын сердәшче, киңәшче буларак, яңа үрләргә күтәрелергә рухландыручы булып тора. Рәмзия Мидхәт кызы гаиләсендә сөекле хатын, кайгыртучан әни, хәстәрлекле хуҗабикә буларак күпләргә үрнәк булып тора. Рәмзә Хәмит улының эш сәгате тәүлек әйләнәсенә сузылган вакытлары аз булмагандыр. Әмма әти кеше балаларына тәрбияне, игътибарны лаеклы бирә.

Ямаловлар өч балага гомер бүләк итеп, 48 ел тату, үрнәкле гаилә булып яшиләр. Балалар да әни-әти өлгесендә тәртипкә, эшкә өйрәнеп, белемле булып үсәләр. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык мәкале. Зур уллары Руслан тормыш иптәше Гөлшат белән дүрт бала үстерәләр, Югары Яркәй авылында яшиләр. Уртанчы уллары Илнур - Мәскәүдә, гомер юлдашы Чулпан белән ике бала үстерәләр. Кызлары Роза тормыш иптәше Рөстәм белән Уфа шәһәрендә гомер кичерә, өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә Рәмзия һәм Рәмзә Ямаловлар һәр аткан таңга шатланып гомер йомгагын сүтә. Бу гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт, аңлашучанлык, ихтирам хөкем сөргәнен аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтеннән, күз карашларыннан да аңлашылып тора.

Зинфира МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас