Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 июнь 2024, 11:00

КОТЛЫЙБЫЗ!

Русия көне алдыннан Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү булды.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илеш районы хәрбиләренә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб начальнигы Илдар Җәүдәт улы Хөснуллин Радий Хәбиров кулыннан Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын алды.

Әлбәттә, Илдар Җәүдәт улының эше гаять зур. Көн саен ул авыл биләмәләре башлыклары, шәхси эшкуарлар, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм халык белән бергә якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю эшен оештыра.
Көндез дә, төнлә дә безнең сугышчылар белән элемтәдә тора. Штаб эшләгән чорда районнан махсус операция үткәрү зонасына 37,8 тоннадан артык йөк һәм 23 машина җибәрелгән. Чыннан да, бу бүләккә лаек булган тырыш хезмәт.

Хөрмәтле Илдар Җәүдәт улы! Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч һәм авыр хезмәтегездә сабырлык телибез.

Чыганак

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас