Анда Ватан, аның бөеклеге һәм бердәмлеге, зур илебездә яшәүче халыкларның дуслыгы һәм туганлыгы турында җырлар яңгырады. Район мәдәният сарае артистлары төрле телләрдә җырлар башкардылар. Алар зур дәүләт һәм кечкенә ватан, дуслык турында сөйләделәр.
Русия көне - иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне без үзебезне аеруча бай мәдәниятле һәм традицияле зур һәм көчле илнең өлеше итеп хис итәбез. Без Ватаныбыз белән горурланабыз һәм аның бөек киләчәгенә ышанабыз. Чын патриотлар өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия.
Илебез тарихында күп вакыйгалар булды: казанышлар һәм җиңүләр, кыенлыклар һәм сынаулар. Ләкин һәрвакыт Русиянең таянычы көчле рух һәм аның халкының бердәмлеге булган.
Безнең район бөтен ил белән бергә актив үсеш ала, Башкортостан Республикасы һәм Русиянең чәчәк атуына үз өлешен кертә.