Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 июнь 2024, 05:05

Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды

Тылсымлы, сихри табигатьле урман – кырлары, таулары – болыннары, саф сулы чишмәләре белән, тырыш һәм уңган халкы белән дан тоткан Иштирәк авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм хезмәт сөючән халкының күңелле итеп ял итә белүләрен, җыр-моңга осталыгын, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады.

Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алдыАвылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды

Бәйрәмгә авыл халкы, игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсенә тир түккән хезмәт ияләре - авыл хуҗалыгы алдынгылары, читтә яшәүче якташларыбыз, республикабызның төрле өлкәләрендә дәрәҗәле урыннарда хезмәт иткән хөрмәтле авылдашларыбыз килгән. Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, республиканың «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире, әлеге чараны башлап оештыручы якташыбыз Фаил Фәтхетдинов сәламләп, күңелле яллар теләде, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.

Чара авылыбызның республикага, Русиягә танылган талантлы артистлары, килен, кияүләре, якын дуслары һәм үзешчән артистлар катнашты. Яңа Күктау авылы егете, Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев ис. Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Фирдус Шәрәфуллин, аның тормыш иптәше, җырчы, республика җыр бәйгеләре лауреаты, Яңа Күктау авылы килене Зилә Мусина-Шәрәфуллина, “Нур” театры артисткасы, Татарстанның - атказанган, Башкортстанның халык артисты, якташыбыз, Торачы авылы кызы Дамира Сәетова, курай моңнары белән Карабаш егете Алик Борханов, Карабаш кызы Регина Хәйдарова, Бакалы районы егете, Мәгафур Хисмәтуллин, Радик Гәрәев ис. республика җыр бәйгеләре лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Татарстанның - атказанган, Башкортстанның халык артисты, Шәммәт авылы егете Идрис һәм Гүзәл Кәлимуллиннар, Карабаш авылының виртуоз баянчысы, бар яклап та талантлы егет Илназ Мөсәлләмов, Тыпый авылы егете, хәзерге вакытта Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Данис Баһаув, Карабаш урта мәктәбендә берничә сыйныф укып, Уфадагы музыка интернат-мәктәбен тәмамлаган, 1987 елның СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе лауреаты, СССР мәдәният министрлыгы отличнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әлеге вакытта Уфа районы Михайловка авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе Марс Балтин, Иштирәк суын эчеп үскән моңлы сандугачыбыз Эльмира Насртдинова, Карабаш авыл мәдәниятендә эшләп килгән “Сәрбиназ” фольклор ансамбле, Таңсылу Инсапова, Зирина Әдиятуллина, Илнар Гыйльметдинов һ.б. кунакларны җылы кабул итеп, аларның чыгышлары алкышларга күмелде.

Бәйрәмдә бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары тәбрикләнеп, кыйммәтле бүләкләр, Почет грамоталары алды.

Шулай ук бәйрәм барышында төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды – капчык киеп йөгерү, чиләк белән су ташу, чангы ярышы һ.б. һәркем ихлас катнашты.

Күркәм кичәне уздыруда күп көч салган, чараны оештыруда матди ярдәм күрсәтүче, авылдашлары өчен җан атып, мөмкинлекләрен кызганмыйча, изге гамәл кылган барлык үзмәшгүльлек эшендә катнашучыларга, спонсорларга, артистларга, халыкка рәхмәт сүзләре әйтелде. Халкыбызның милли йолаларын саклауда зур өлеш керткәннәре өчен Иштирәк һәм Карабаш авылларының мәдәни оештыручылары Нәсимә Инсапова һәм Резеда Мәрданова, хат ташучы Рәсимә Мөбинова “Кызыл таң” гәзитенең Рәхмәтенә һәм махсус призына лаек булды.

Авыл биләмәсе тормышына битараф булмаган якташларыбыз, Карабаш авылында мәчет төзүдә зур өлеш кертүче шәхси эшкуар Рәсүл Ялалов, Иштирәк авылында Бөек Җиңү хакына һәлак булганнарның батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән обелиск эшләүдә зур ярдәм күрсәткән Хәлил Шәемов тарафларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чагу бәйрәмне Иштирәк кызы Гөлшат Рамазанова-Сафина һәм район мәдәният сарае хезмәткәре Ирина Хафизова матур итеп алып барды. Әйтергә кирәк, бу көн халык хәтерендә озак сакланыр. Һәрбарчасы күпмедер вакытка гади тормыш мәшәкатьләрен онытып, танышлары, туганнары һәм якыннары белән аралашты, күңелле итеп вакыт уздырды. Иштирәк авылының киләчәге дә әлеге бәйрәм кебек чагу, бердәм һәм өметле булсын.

Гүзәл НОГЫМАНОВА.

Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Авылдашлар кайтты, җыйналды, урамнарны моң һәм җыр алды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас