Агымдагы елда да ул бәйрәм программасы бай һәм кызыклы булды: уеннар, ярышлар, шулай ук балалар коллективларының концерт чыгышлары.
Район Балалар иҗат үзәге педагоглары, мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләре балалар өчен кызыклы конкурслар үткәрде. Төрле массакүләм уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да, яшүсмерләрне дә игътибарсыз калдырмады. Сабантуй мәйданы балаларның шат авазына күмелде. Кызлар һәм малайлар уеннарда осталыкта, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынашты, күңел ачты.
Балалар Сабантуе хаклы рәвештә шатлык һәм бәхет бәйрәменә әверелде, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм йолалары бергә кушылды. Төрле уеннарда һәм ярышларда катнашып, җиңү яулаган өчен кечкенә бүләкләү дә балага шатлык бирә һәм киләчәктә тормышта уңышка ирешүләренә өмет уята, этәргеч бирә.
Бу җәһәттән район мәгариф идарәсе белән күп еллар хезмәттәшлек итеп, белем бирү учреждениеләрен сыйфатлы азык - төлек продуктлары белән тәэмин иткәне, район дәрәҗәсендәге төрле конкурсларны һәм, әлбәттә, «Балалар Сабантуе»н оештыруда күп тапкырлар хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен шәхси эшкуар Гөлназ Әхмәтдинова, Розалина Сәхәветдинова, Айдар Баһманов («Илешагропродукт»), Рәзинә Ризванова, Марат Фаязов («Илишевский молочник»), Рөстәм Гыйләҗетдинов («Нива» җәмгыяте), Эльмира Диниевага («Резедушка»кибете) ихлас рәхмәтен җиткерә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, финанс иминлеге, эшегездә уңышлар телибез, арытаба да таба үзара хезмәттәшлек дәвам итәр, дип ышанабыз, актив катнашуыгызга өмет итәбез.
Гөлнара КАШАПОВА, район мәгариф идарәсе начальнигы.