Райондашлар яңа уңышка нигез салу куанычы тантанасына елларның имин, бәрәкәтле килүенә шатланып, игеннәрнең мул булачагына өмет баглап, туганнар, дус – ишләр белән очрашып күрешергә, уен – бәйгеләрдә катнашырга дип, бердәм булып мәйданга җыйналды.
Гадәттәгечә, тарантасларда милли киемдәге кыз һәм егет бәйрәмгә җыелучыларны Илеш икмәге һәм милли ризыгыбыз - чәк-чәк белән сәламләде, фанфаралар Сабантуй башлануын хәбәр итте. Бәйрәм флагын күтәрү хокукы “Чәчү – 2024” тә җиңү яулаган “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте генеральный директоры Айдар Мөхәрләмовка, Куйбышев ис.кооперативның машина белән сыер саву операторы Алия Мөхәммәтҗановага һәм М.Гәрәев ис.кооперативның механизаторы Ленир Гәрәевка бирелде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин бар- лык илешлеләрне, кайткан кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды,изге теләкләрен җиткерде.
- Сабантуе безгә буыннан-буынга күчә килә. Ул безнең горурлык, һәрбарчабызга дәрт, энергия бирә. Сәхнәдә авыл хуҗалыгы батырларын – агрономнарны, тракторчыларны, механизаторарны, водительләрне, фермалар эшчеләрен хөрмәтлибез. Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән уңышларга ирешеп, районны республи- ка, Русия дәрәҗәсенә күтәрә. Бүгенге көндә махсус хәрбиоперациядә районнан киткән егетләребезгә гуманитар конвой җибәрү өчен матди ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шул рәвешле, без берлектә тупланып, Җиңүне якынайтабыз.
- Сабантуе - ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Быел без Илеш-Баймак дуслыгының 60 еллыгын билгелибез. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен алда да хезмәт куеп яшәргә язсын, – диде ул.
Сабантуена башкалабыз Уфа шәһәреннән күп кенә дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Тәбрикләү сүзләренә районның иң мәртәбәле кунагы - БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Юрий Александрович Палтусов кушылды. Үзенең сәламләү сүзендә ул район халкына яхшы уңыш теләде, аларның хезмәт сөючәнлеген һәм бердәмлеген ассызыклады. Бәйрәм белән шулай ук Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рима Батталова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова һ.б. котлады. Республика кунаклары чыгышларыннан соң, район алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Чараның чагу бизәге булган парадны районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кыр кораблары башлап җибәрде. Арытаба парадны ретро автомобильләр дәвам итте. Элекке “УАЗ” хантерлар, үзләре җыйган кузовлы машиналар, квадроцикллар, ретро мотоцикллар, мини тракторлар, ретро, спорт автомобильләре һ.б. мәйданны бизәде.
Күңелләрне дулкынландырып, йөрәкләрне дәртләндереп, Сабантуйның тантаналы өлешенең иң күркәм моменты җитте. Сәхнәгә бер-бер артлы «Чәчү-2024», шулай ук терлекчелектә югары производство күрсәткечләренә ирешкән, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылары чакырылып, истәлекле бүләкләр тапшырылды, агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәт салган җитәкчеләр, водительләр, механизаторлар һ.б. югары наградаларга лаек булды. Бу данлауларны игенчеләребез, терлекчеләребез, гомумән, авыл уңганнары үз-үзләрен аямыйча, көнне-төнгә ялгап эшләп, тырыш хезмәт аша лаеклы яулады. Шуңа күрә күпләр өчен Сабантуй хезмәтенең нәтиҗәсе белән горурлану тантанасы булса, кемгәдер алардан үрнәк алып, шундый биеклекләргә күтәрелү өчен әйдәүче хезмәт бәйрәме булгандыр.
Баймактан килгән мәртәбәле кунаклар илешлеләрне ихлас тәбрикләде, махсус хәрби операциядә катнашучы Илеш егетләренә ярдәм күрсәтү йөзеннән электрогенератор тапшырды.
Бәйрәмдә «Первушино» аэродром комплексының демонстрация күрсәтү төркеме халыкка авиашоу тәкъдим итте. Аларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Сабантуйда спорт ярышлары да зур активлык белән үтте. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек багана башына үрмәләп менү һ.б. кебек бәйгеләрне дә бик тамашачы яратып карады.
Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе - көрәш. Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, яшь көрәшчеләрбез көч сынашты. Ир-егетләр арасындагы бәйге киеренке барып, үз категорияләрендә беренчелекне яулаган бил бирмәс егетләр – Рсайдан Линар Шәйхелисламов, Илнур Вәлиханов, Айнур Ямалиев, Югары Яркәйдән Рамазан Ибраһимов, Аккүздән Айдар Әһлиуллин, Карабаштан Наил Мостафин ярыш мәйданын бизәде. Абсолют чемпион исемен Кадердән Айдар Галимов яулады.
Ат спорты ярышлары - Сабантуй бәйрәменең мөһим өлеше. Ярышлар алты заездда узды, аларда иң җитез һәм үткер атлар җиңде. Бу спорт төре үзенең динамикасы һәм матурлыгы белән тамашачыларның игътибарын һәрвакыт җәлеп итә. Беренче заездда урыс токымлы юртак атларның 1600 метр дистанциядә Линар кушаматлы «Мир» җәмгыяте атында ат йөртүче Д. Хафизов -1 урын, Грифон атында М. Гәрәев ис. кооперативтан Б.Нәҗмиев – 2, “Кара Юрга” ат-спорт комплексыннан Аргун аты 3 урын алды. 2 заездда 1600 метрлы дистанциядә 1 урынны “Урал” җәмгыятеннән Бунтовщик атында Н. Евстигнеева, 2 урынны - “Кара Юрга” ат-спорт комплексыннан Загребта С. Рәхимова, 3 урынны – комплексның Угодница атында ат йөртүче А.Айтуганов урыннарны бүлеште.
1600 метрга чиста канлы ат чабышлары ярышында 1 урында – “Агыйдел” җәмгыятенән Крик атында Ф. Алтапов, 2 урында - Гек кушаматлы Р.Мостафин атында Р.Сәлихов, 3 урында - Р.Вилдановның Каприз атында А. Әхияров булды. 4 заездда урыс токымлы юртаклар 1600м дистанциядә 1 урын - “Кара Юрга” ат-спорт комплексыннан Папурисин атында И.Әхмәтшин, 2 урын - Соляриста А.Айтуганов, 3 урын - Знахарка атында Р.Шәрипов, 4 урын Лепесток атында Н.Евстигнеева алды. 3200 м дистанциягә урындагы җайдак атлар чабышында 1 урында Эфис атында А.Галимов, 2 урында И. Абдуллинның Ласточка атында А.Шаһиев, 3 урында “Игенче” КФХсының Молния атында Ф.Гәрәев булды. 6 заездда урыс токымлы юртак атларның 1600м дистанциядә 1 урынны Куйбышев ис. кооперативның Американка атында Д. Хафизов, 2 урынны “Кара Юрга” ат-спорт комплексыннан Лотос атында Э. Рәхимова, 3 урынны Атрибутта Н.Евстигнеева алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
Сабантуйда район мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән театраль-хореографик композиция берсен дә битараф калдырмады. Шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм популяр җырчысы Илнат Фәрхуллин чыгыш ясады.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.
Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА (фотолар).