20 июньгә кадәр Бөтенрусия подписка ункөнлеге үткәрелә.
Ягъни шушы чорда райондашларыбыз үзләре яратып укыган гәзит-журналларга 2024 елның икенче ярты еллыгы өчен ташлама белән языла ала.
«Маяк» гәзитенең ункөнлектәге льготалы бәясе ярты елга -927 сум 78 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II группа инвалидларга – 876 сум 06 тиен.
Район «Маяк» гәзитенә язылучылар арасында атна саен бүләкләр уйнатыла. Конкурста катнашу өчен сезгә 2024 елның икенче ярты еллыгына (6 айдан да ким булмаска тиеш) язылып, квитанциянең күчермәсен редакция адресына салып җибәрергә кирәк булачак (адрес һәм мәгълүматлар күрсәтү мотлак). Һәр атнада редакциядә очраклы сайлап алу юлы белән җиңүче билгеләнә.