М.Гәрәев исемендәге башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева балаларны сәламләде һәм квест үтәргә тәкъдим итте.
Конкурс программасы барышында командалар төрле биремнәр үтте: викторина сорауларына җавап бирде, спорт командаларын һәм Салават Юлаев исеме белән сувенир продукциясен санадылар һәм җәядән ату буенча ярыштылар.
Шулай ук балалар Кужбахты авылы осталары Зәйтүнә Шәрифҗанова һәм Туймазы районы башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече Гөлмирә Бикбулатова күргәзмәләре белән таныштылар.
Очрашуның икенче өлешендә «Дуслык тирмәсе»нә вакыт капсуласы салынды. М. Гәрәев исемендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәге эстафетаны Туймазы районының башкорт тарихи-мәдәни үзәгенә тапшырды.
Баш белгеч Гүзәл Нуриева Илеш районы халкының киләчәк буынга юлламасын укыды.