Әйе, ул бөек затларга хас булганга, ул – олы йөрәкле, җиңел хәрәкәтле. Сүзләре нигезләнгән һәм төпле. Тавышы тыныч, әмма ышанычлы. Ел-маюы сөйкемле һәм серле. Ул горур һәм төпле акыллы. Таләпчән, әмма гадел. Иң сокландырганы, безгә авыр чакларда һәрвакыт ярдәмгә әзер. Безнең шатлыкларыбызга ихлас куана, авырлыкларны уртаклаша. Үзенә берни таләп итми, бар сөюен, назын безгә бирә. Аның гади карашыннан да җылы бөркелә. Уйларыбыз аңа барып тоташканда, ирексездән, елмаясың, күңел төшенкелегенә бирелгәндә, сөюеннән рәхәт була. Якыныбыз янында бар хәсрәтләр да юкка чыга. Аның йөрәге, уйлары һәм хисләре безгә бәйләнгән. Тормышка гашыйк. Ул – безнең әни!
Шушы көннәрдә кадерле әниебез, Альфира Кәбирова үзенең 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели.
Сөеклебез ямьле Базы буенда урнашкан Янтуган авылында Әминә һәм Сәхи Хурамшиннарның укытучы гаиләсендә беренче бала булып, дөньяга килә. Дөмәй урта мәктәбен тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз укуын кайда дәвам итәргә дип икеләнеп тормый, Уфадагы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының шул елда ачылган икътисад факультетына бара. Бу һөнәрне сайлавында математика укытучысы Инсия Галиева зур роль уйный, чөнки тәҗрибәле укытучы Альфираны саннар дөньясы белән кызыксындырып өлгергән була. Институтның соңгы курсында укыганда, механика факультеты студенты – әтиебез Сәгыйть Кәбиров белән өйләнешәләр һәм юллама буенча туган районнарына эшкә кайталар.
Кадерлебез хезмәт юлын Дәүләт банкның Югары Яркәйдәге бүлекчәсендә кредит бирү буенча инспектор буларак башлый. Ул вакыттагы банк управляющие Зыя Гобәйдуллин кул астында тәҗрибә мәктәбе үтә. Ул яшь белгечкә ярдәм күрсәтә, үз тәҗрибәсен, банк эшенә мәхәббәтен җиткерә. Шуның аркасында әниебез пенсиягә чыкканчы банк өлкәсендә эшләде. Арытаба сөеклебез кредит бирү бүлеге начальнигы, банк управляющиеның урынбасары вазифаларын башкара. 2002 елдан, лаеклы ялга чыкканчы «Уралсиб» җәмгыяте филиалының Югары Яркәйдәге өстәмә офисы бүлекчәсендә намуслы хезмәт сала.
Кадерлебез кайда гына эшләсә дә, хезмәтенең беренче көннәреннән үк тырышлыгы, тыйнаклыгы, һөнәренә бирелгәнлеге белән коллегаларының күңелен яулый. Бергә эшләгән хезмәттәшләрен бүгенге көндә дә сагынып искә ала. Шулай ук җәмәгать чараларында актив катнашуы, иптәшләренә ярдәмче булуы белән бик тиз арада коллективта үз кеше булып китә. Һөнәрен намус белән башкарганы өчен төрле инстанцияләрнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен горур йөртә.
Җаваплы урыннарда эшләсә дә, әниебез гаилә мәшәкатьләренә дә җитешә. Әтиебез белән бергәләп булган мәхәббәтләрен, көчләрен безне – балаларын тәрбияләүгә, укытуга, олы максатларга ирешергә ярдәм итүгә сала. Ике кызы мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, югары уку йортларында белем ала, үз билгеләнешләрен таба. Без, кызлары – Гөлшат (мин), Әлфия, әниебез юлыннан китеп, бухгалтер һөнәрен сайладык, икебез дә гаиләләребез белән Уфада яшибез, балалар үстерәбез.
Бүгенге көндә әти-әниебез бәхетле картәти һәм картый. 3 оныгы аларны шатлыкларга күмә.
Әниебезне 75 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас күңелдән тәбриклибез. Тормыш юлыбызда ныклы терәгебез һәм ышанычыбыз булганы өчен сиңа зур рәхмәт! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, һәр балаңның күңел җылысын, игелек-изгелекләрен тоеп, кадер- хөрмәттә, әти белән тигезлектә, кайтып сыеныр нигезебезне ямьләп яшәвегезне телибез.
Без телибез сиңа әниебез,
Зур бәхет, саулык, шатлыклар.
Әти белән бергә, матур яшәп,
Тигез килсен диеп картлыклар.
Иң изге теләкләр белән кызы Гөлшат ДӘҮЛӘТШИНА. Уфа шәһәре.