Ачыкланганча, Кызыл Йолдыз авылыннан якынча 1,4 км төньяктарак НК-45-нк-46 нефть-газ җыю торбасы эшләүдән туктый, нәтиҗәдә 0,4 м.куб. күләмендә нефть-газ-сыеклык катнашмасы агызыла, бу авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогының пычрануына китерә. Бу хәлгә нефть-газ җыю торбасының эчке коррозиясе сәбәбче була. Россельхознадзор инспекторы тарафыннан су ташу территориясен тикшерелгән һәм туфрак үрнәкләре алынган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча туфракта пычраткыч матдәләр концентрациясенең артуы ачыкланган.
Әлеге хокук бозуларны бетерү максатыннан, район прокуратурасы тарафыннан «Башнефть-Добыча» җәмгыяте җитәкчесе адресына тәкъдимнәр кертелде. Оешма су чыгу нәтиҗәләрен бетерү өчен чаралар күрә, рекультивация үткәрү планлаштырыла.
Илеш районы прокуроры урынбасары карарлары белән «Башнефть-Добыча» җәмгыяте җаваплы шәхесенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.1 маддәсенең 1 өлеше (сәнәгать хәвефсезлеге таләпләрен бозу) һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 2 өлеше (җирне бозу) буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылган. Алар компе- тенция буенча карау өчен Ростехнадзорның Көнбатыш - Урал идарәсенә һәм Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән.
Булат ХИСМӘТУЛЛИН, район прокуроры урынбасары.