Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 июнь 2024, 05:30

Тормышны яратып яшәгәнгә

Яратам,сине тормыш! Күп татыдым тәмеңне, Авырлыклар читләп үтсә, Белмәс идем ямеңне, - дип башлаган иде 2014 елда бастырып чыгарган беренче шигырьләр китабын Югары Яркәйдә изгелекле гомер итүче, мәгариф ветераны, районның киң билгеле мәртәбәле шәхесе, “Балкыш” әдәби берләшмәсенеңактив иҗатчысы Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗева.

Тормышны яратып яшәгәнгәТормышны яратып яшәгәнгә
Тормышны яратып яшәгәнгә

Аның әйтергә теләгәне – тормышны ярату – ул Туган илне, туган туфракны, аны дөньяга тудырган ата-анасын, авылдашларын, үз балаларын, якыннарын ярату, алар өчен шатлану һәм борчылу һәм, әлбәттә, киләчәккә фатихасын әйтеп калдыру. Ә инде шундый тирән хисле шагыйрә һәм олы тормыш юлын лаеклы үткән шәхес 15 июньдә үзенең олы юбилеен - 90 яшен билгели.

Әгәр аның хезмәт биорафиясен һәм иҗат юлын тулысынча ачып бирим дисәң, гәзитнең бер саны гына җитмәс иде. Татар Мәнәвезендә әтисе Әнвәр һәм әнисе Зиһинур гаиләсендә туып үскән Фәнәнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтиләре 1943 елдафронтта һәлак булгач, Зиһинур апа өч бала белән ятим торып кала. Бу зирәк һәм тырыш авыл хатыны төнне көнгә ялгап басу-кырларда бил бөгеп, төннәрен кешеләргә тегү тегеп, балаларын аякка бастыруга, иренең фронттан:”Балаларны укытырга тырыш,”-дип язган сүзләрен тотуга бар көчен сала. Әлбәттә, балалар да тыңлаучан: Фәнәнең абыйсы Тимернәҗип сигез ел армия сафларында авиация частендә хезмәт итә. Сеңлесе Фәүзия (мәрхүм) белән Фәнә апа бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетының филология факультетында югары белем алуга ирешә. Ирешә дию генә җиңел, ул елларда тормышның ничек авыр булуын хәзер күз алдына да китерү мөмкин түгел. Бәлки шул каршылык һәм авырлыклар аларны чыныктырган, максатка юл ярырга ярдәм иткәндер, тормышның кадерен һәм тәмен белергә өйрәткәндер дә. Хезмәт юлын Гремучий Ключ балалар йортында пионервожатый булып башлый. Диплом алгач, Яңа Аю урта мәктәбенә эшкә кайта, ләкин биредән аны район үзәгенә урындагы радио-тапшыруларны оештыручы итеп алалар. Ул редакция янында беренче тапкыр штат билгеләнеп, радио-тапшырулар оештыручы буларак, үзаллы эшләп китә. Аннары – район партия комитетының учет бүлегенә күчерәләр. 1976-1991 елларда исә Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәп укытучы һәм директор урынбасары булып хезмәт сала. Гомер буе бар нәрсәгә дә өлгерергә тырышып яши ул. Аның өеннән мәктәпкә юл безнең редакция яныннан үткәнгәме, еш кына йөгерә-атлый әле –мәктәпкә, әле өенә кайтып барганын күзәткән дә хәтердә калган. Башкача мөмкин дә булмагандыр, өендә дүрт бала да, озак еллар үз тәрбиясендә яшәткән әнисе, җаваплы вазыйфа башкаручы тормыш иптәше Мөхәммәтлива да көтә ич аны. Шунысы куанычлы,фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә: күпләгән мактау кагәзьләре белән бүләклә нә, “РСФСРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә.

Биографиясенең күпчелек өлешен педагоглык хезмәте билгеләсә дә, ул гомер буе җыр-моңлы, иҗади шәхес булып калды. Без аңа еш кына: «Фәнә апа, сезгә артист яки шагыйрь буласы калган,» - дип әйткән чакларыбыз да бар. «Әй,кызлар, безнең заманда укытучылар абруйлырак иде шул,» - ди ул хисләренә бирелеп. Профессиональ сәхнәләрдә генә йөри торган артист булмаса да, гомере җыр-моңнан аерылмады аның. Җырга оста әнисеннән һәм гармунчы әтисеннән бирелгән сәләтен авылдашларына, райондашларга әлегә кадәр бик теләп өләште. Ул университетта укыганда төркем старостасы буларак, һәр чараның уртасында кайный, җырлый да, бии дә, пьесаларда рольләр дә башкара. Бер үк вакытта иҗади түгәрәккә йөреп, каләмен шомарта, гәзитләргә хәбәрләр яза, шигырьләр дә иҗат итә. Үз вакытында шагыйрь, БР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәнә апаның сабакташы, иҗатташ дусты Муса Сираҗи “Яратам сине, тормыш!” дигән китабына карата мондый сүзләр язган иде: “Һәр әдәбият нәсе – газиз туган җире. Ходай Тәгалә әдипне табигать матурлыгы белән тудырып кына калмый, ә бәлки аның җанына әнә шул гүзәллеккә гомере буе дан-мәдхия җырларлык кодрәтле сихри оеткы салырга да онытмый. Туган җиренә, туган табигать тылсымына рәхмәтле иҗатчы менә шунлыктандыр да үз ягын данлауны иң изге һәм мөкатдәс бурычы итеп саный. Чыннан да авторның:

Бары шушы җирдә генә

Минем биек тәхетем.

Күренә шул биеклектән

Бар дөньяга бәхетем,- дип әйтеп бирүе соклану тудыра. Туган авылы Татар Мәнәвезе белән һәрвакыт бәйләнештә торып, 2016 елда ул үзнәшер юлы белән авыл тарихы турында Мәскәү, Уфа архивларыннан гаять күп тарихи материаллар туплап, “Язмышлардан язылган сәхифәләр” дигән күләмле китап та бастыруга иреште. “Авылкаем төш кенә” дигән җыр да иҗат итте. Шул уңайдан авылда зур китап бәйрәме уздырыл- ды. Китап аша күп кенә шәхесләрнең тормышы сүрәтләнеп, алар тарихка кертеп куелды. 2020 елда аның тагын “Хатирәләр аша хисләр таша” дигән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы дөнья күрде. Гомумән, иҗаты җимешле булды шагыйрәнең.

Гомеремнең көзе килде,

Кәрзиннәре нык тулып,

Күпне алдым бу тормыштан 

Яшим канәгать булып, - дип, өлкән яшькә җиткәч кенә иҗат җимешләрен кешеләр игътибарына чыгарырга тәвәккәллек итсә дә, авторның күңел хисләре әллә ничә буынга җитеп, һич актуальлеген югалтмас дип ышанасы килә. Аерым шигырьләренең җырга салынуы да моны ачык дәлилли.

Фәнә Әнвәр кызының сәхнә тормышы үзе бер тарих. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүгә арнап, район күләмендә үткәрелгән чараларның берсендә - Ил анасы, сабантуенда –Җир - ана, “Ауаз” Бөтенруссия фольклор фестивалендә Баш бүре рольләрен дә гәүдәләндерде.Сәхнәгә куелган пьесаларның исә саны әллә күпме. Лаеклы ялга чыккач, озак еллар район мәдәният сарае янындагы Ветераннар хорына да йөрде ул. Ә 2021 елда “Яратам сине, тормыш!” дигән республика ветераннары конкурсында үзенең нәкъ шул исемдәге шигыре белән чыгыш ясап, беренче урынны яулады һәм берьюлы ике Диплом белән бүләкләнде. Аннары ике тапкыр, сугыш чоры баласы буларак, Уфага Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Юлдаш” радиосы тапшыруларына чыгыш ясарга чакырылды.Шигырьләре һәм хикәяләре район һәм республика басмаларында да чыгып тора.

Фәнә Әнвәр кызы - гаиләсе белән горурланырга хаклы мәртәбәле шәхес. Алар тормыш иптәше Мөхәммәтлива Садертдин улы (мәрхүм) белән дүрт бала тәрбияләп үстерде. Балалары барсы да изгелекле, тәрбияле, ана җанлы, “Әни” дип өзелеп торалар, һәрдаим хәстәрлек белән чорналган ул. Бәлки менә шул да аңа гомер озынлыгы өстидер. Бүгенге көндә төп йортта улы Раиль белән килене Зинфира тәрбиясендә тату гомер кичерә. “Киленем бигрәк якын, үз кызым кебек,-ди ул бу хакта сүз каткач.- Әллә икебез дә бер һөнәр кешеләре булганга, сөйләшеп сүзебез бетми,үз кызыма әйтмәгән серләрем дә Зинфирама сыя”. Ярый, күз тимәсен гаиләгезгә. Юбиляр һаман:

Сорамагыз елларымны,

Берсе дә артык түгел, - дип җырларга ярата.Аңа җавап итеп бүген: “Рәхмәт сезгә, Фәнә Әнвәр кызы –өлкән Кешебез, тирә-юньне, кешелек яшәешен бездән башкачарак күрә белгәнегез, матур тормыш юлы үткәнегез, күңелләрне хисләндереп, башкаларга үрнәк булырлык иҗат бүләк иткәнегез өчен,”- диясе килә.

Гөлфинә СӘЛИМОВА, “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, ветеран-журналист.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас