Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 июнь 2024, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле изге һөнәр ияләре – сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, медицина ветераннары!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, уңышлар телим.

Сезнең эшчәнлек һөнәри һәм гражданлык бурычын үтәүнең ачык мисалы булып тора. Моны һәм районыбызда сәламәтлек саклау мәсьәләләренең социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше икәнлеген аңлап, Гиппократ антына тугрылык саклыйсыз, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торасыз.

Кешеләр сезгә иң зур байлыгын – сәламәтлеген ышанып тапшыра, ярдәмегезгә өмет белән карый. Сез, үз чиратында, аларның ышанычын аклап, «Сәламәтлек» милли проекты куйган бурыч – таләпләрне үтәү өчен бар тырышлыгыгызны, осталыгыгызны саласыз. Медицина учреждениеләренең материаль-техник базасының елдан-ел ныгытылуы, һөнәрегезнең, барыннан элек, кешеләр сәламәтлегенең иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуы һәм хезмәтегезгә зур ихтирам күрсәтелүе хакында сөйли. Киләчәктә дә бурычыгызны үтәү өчен тәҗрибәгезне, белемегезне, көчегезне кызганмассыз, дип ышанам.

Бәйрәмегез белән, ак халатны сәламәтлек бүләк итүчеләр!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас