Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 июнь 2024, 06:00

Гиппократ антына тугры

Югары Яркәйдәге район үзәк дәваханәсенең югары категорияле табибы Илфат Билалов – үз һөнәренең остасы.  

Гиппократ антына тугрыГиппократ антына тугры
Гиппократ антына тугры

Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышланган. Ул Гиппократ антына тугры булу һәм белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә.

Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау — бу бәя бир гесез сыйфатлар район үзәк дәваханәсендә участок терапевты, 30 елдан артык хезмәт стажы булган табиб Илфат Билаловка да хас.

Ул матур табигатьле Иштирәк авылында Дәүлә һәм Тимерзаһит Билаловлар гаиләсендә туа. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый, диләр. Ул 1985 елда, Карабаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Егет тырышып укый. Югары уку йортының 3 курсында белем алып йөргәндә, талибны ил алдындагы бурычын үтәргә, армия сафларына җибәрәләр. Аңа Әфганстанда хезмәт итәргә туры килә. Тәүдә Тахтабазар чик сакчылары отрядында - укчы, соңыннан 2072нче хәрби частьтә санитар инструктор, фельдшер булып, Ватанны саклауга үз өлешен кертә. Аяусыз канкоешта яраланып егылган яугирләрне кабат аякка бастырырга, үлем белән көрәшкән авыруларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. «СССР дәүләт чиген саклаудагы яхшы хезмәте өчен», «Рәхмәтле Әфган халкыннан» кебек медальләр белән бүләкләнә. 1989 елның 15 февралендә Әфганнан хәрбиләрне чыгару операциясендә катнаша. Армия хезмәтеннән соң, БДМИда укуын дәвам итә . 1992 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең гематология бүлегендә ел буе интернатура үтә.

1993 елның 2 августында район үзәк дәваханәсендә терапевт булып хезмәт юлын башлый. Коллективта эшләүнең беренче көннәреннән үк ул үзен инициативалы, җаваплы, намуслы һәм гаҗәеп эшкә сәләтле белгеч итеп күрсәтә.

Медицина өлкәсендә, заманга ярашлы, бик күп яңалыклар, үзгәрешләр кертелә, яңача җиһазларны өйрәнергә, үзләштерергә кирәк. Шулай да, техник прогресс та, заманча дарулар да авырулар белән җылы мөгамәләне алыштыра алмый. Бу җәһәттән Илфат Тимерзаһит улы пациентларына игътибарлы булып, белеме белән генә түгел, йомшак теле һәм ихласлыгы белән дә дәвалый.

Әйтергә кирәк, табиб – һөнәр генә түгел, ул кешегә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, күңел омтылышы, яшәү рәвеше. Озак еллар эшләү чорында ак халатлыга күпме авырулар белән аралышырга туры килгәндер. Ул һәрвакыт якты йөз, күтәренке кәеф белән эшкә килүне гадәткә керткән. Шуңа күрә дә райондаш- лары хөрмәтен казана, коллективында мактаулылар рәтендә. Югары категорияле табиб район үзәк дәваханәсенең профсоюз оешмасын җитәкли, 2016 елда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

И.Билалов Кадер, Сеңрән, Түбән Череккүл авылларын, Югары Яр-кәйдәге беренче участокны хезмәтләндерә. Аның карамагында 2 меңнән артык кеше исәпләнә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда изге һөнәр иясе төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру янына ашыга.

Илфат Тимерзаһит улы яшь белгечләрне тәрбияләүдә остаз буларак зур эш башкара, табиб һөнәренең нечкәлекләренә төшендерә.

Ул яугир-интернационалист буларак, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзасы булып тора. 9 Май – Бөек Җиңү көнендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын парадта, бәйрәм чараларындадаими озатып йөри, аларның сәламәтлеген кайгырта.

Изге һөнәр иясе гаиләсендә дә бәхетле – гомер юлдашы белән кулга-кул тотынышып, шатлыкларны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп, булганына шөкер итеп, тормыш сукмагыннан бергә 27 ел тату атлыйлар. Ландыш Рәсүл кызы белән бер малай һәм бер кыз үстерәләр. Уллары Ринат УДАТУны тәмамлап, Уфада инженер-программист булып эшли. Кызлары Лилия әтисе юлыннан китеп, Башкорт дәүләт медицина университетында 4 курста белем ала.

-Мин үзем табиб булырга хыялландым һәм бу хыялыма ирештем. Авыру кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау, сәләмәтләндереп шатландырасым килә минем. Ә инде алардан рәхмәт сүзләре ишетү – үзе бер шатлык. Ул миңа тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Кешеләр профилактик тикшерүләрдән куркырга һәм аларны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш, - ди Илфат Билалов.

Әйе, медицинада үз эшен тирәнтен белгән, аны күңел биреп башкарган кешеләр генә хезмәт куя аладыр. Райондашлар ихтирамын яулаган, һәр яклап үрнәкле булган, Гиппократ антына тугры кешеләрнең берсе Илфат Тимерзаһит улына җиңел булмаган эшендә уңышлар гына телибез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас