Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 июнь 2024, 03:55

Хөрмәтле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!Хөрмәтле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар, Корбан бәйрәме белән!

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.

Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.

Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.

Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас