Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 июнь 2024, 05:30

Халык сәламәтлеген кайгыртып

Бүген үзәк район дәваханәсе беренче дәрәҗәдәге күп профильле дәвалау-профилактика учреждениесе булып тора, аның составында район үзәк дәваханәсе, 3 авыл табиблык амбулаториясе һәм 60 фельдшер-акушерлык пункты, шул исәптән 1 күчмә пункт эшли.

Халык сәламәтлеген кайгыртыпХалык сәламәтлеген кайгыртып
Халык сәламәтлеген кайгыртып

Коллективта бүген 476 кеше эшли, шул исәптән 87 табиб, 238 урта медицина хезмәткәре. Дәваханә кол- лективы елдан-ел яшь кадрлар табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. Узган елда районга 19 табиб һәм 14 урта медицина персоналы килде. «Земский доктор» программасы буенча 6 табиб, “Земский фельдшер» буенча бер фельдшер бер тапкыр бирелә торган пособие алды. Аларга хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында танылу яулаган тәҗрибәле остазлар ярдәм итә.

Безнең учреждениенең төп бурычы-балалар һәм өлкәннәр өчен сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәме күрсәтү.

Без халыкны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга, 2030 елга кадәр 78 яшькә кадәр гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Сәламәтлек саклау», «Демография» өстенлекле милли проектын тормышка ашыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Бу максат белән авыруларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалауны башлау максатында балигъ булмаган балаларны һәм ятим балаларны, өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер яшь категориясенә профилактик медицина тикшерүе үткәрелә. Мәсәлән, 2023 елда диспансерлаштырудан узган 10 050 кешенең 3063е беренче тапкыр ачыкланган. Шул исәптән бу кан әйләнеше системасы авырулары ке- бек әһәмиятле авырулар 465 очрак, шикәр диабеты- 22, яман шеш 13 очрак, шул ук вакытта аларның 6сы иртә стадияләрдә ачыкланган, бу дәвалауны оператив башларга мөмкинлек бирә.

Халыкка хезмәт күрсәтү практикасына даими рәлактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның заманча ысуллары кертелә. Безнең эшчәнлек халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең һәм авыруларны карауның оештыру формаларын һәм ысулларын үстерүгә һәм камилләштерүгә, эшнең сыйфатын һәм мәдәниятен арттыруга юнәлдерелгән.

Ковид-19 эпидемиологик хәле буенча чикләү чаралары алыну сәбәпле, 2023 елда табиб-терапевтлар һәм педиатрларның ерак торак пунктларга күчмә эше яңартылды. Аның барышында пациентлар фельдшер-акушерлык пунктында, аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм яңа туган балалар йортларында тикшерелә, льготалы препаратларга рецептлар һәм лаборатория тикшеренүләренә юнәлешләр бирелә.

Беренчел звеноны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, ул халыкны саклап калуга юнәлдерелгән, аның максаты - 2030 елга гомер озынлыгын 78 елга кадәр арттыру. 2023 елның августында Үрмәттә, агымдагы елда Илеш һәм Кужбахты авылларында яңа фельдшер - акушерлык пунктлары ачылды. ФАП бинасы барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган. Биналар заманча стандартлар һәм таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Кабинетларда беренче медицина ярдәме күрсәтү, халыкны иммунлаштыру һәм анализлар алу өчен аппаратура урнаштырылган.

Узган елда поликлиникага 2 яңа ультратавыш диагностикасы аппараты кайтты, алар медицина сурәтенең югары сыйфатын тәэмин итүче һәм авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә торган заманча датчиклар белән җиһазландырылган. Шулай ук югары ешлыклы электрохирургия ап- параты сатып алынды, ул операцияләр вакытында йомшак тукымаларны контактлы һәм контактсыз ысул белән коагуляцияләү өчен билгеләнгән. Эндоскопик тикшеренүләр өчен видеоколоноскоп алынды, ул өлкәннәр һәм балалар өчен тәгаенләнгән, тикшеренү өлешләрен яктырту астын- да визуальләштерә һәм сурәтләрне видеомониторга тапшыра.

Узган елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республиканың медицина оешмалары вәкилләренә, шул исәптән безнең дәваханәгә яңа автомобиль ачкычын тапшырды. Автомобиль халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен исәпләнгән. Ноябрьдә 2 наркоз аппараты һәм хирургия бүлеге өчен эндоскопик визуальләштерү системасы кайтарылды.

Илеш районында дүртенче ел «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе үткәрелә. Агымдагы елда әлеге акция Базытамак, Чияле Әтәч, Ташкичү, Сәеткул, Бишкурай, Иске Күктау, Иске Татыш торак пунктларында үткәрелде. 800дән артык кеше тикшерү узып, белгечләрдән консультацияләр алды, ЭКГ һәм УЗИ үтте, кандагы шикәр, холестерин дәрәҗәсе билгеләнде. 106 пациентта бе- ренче тапкыр авыру ачыкланды.

Учреждениедә дүртенче ел 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру узу өчен транспорт белән йөртү дәвам итә. Чара «Демография» милли проектына кергән «Өлкән буын» төбәк про- екты кысаларында үткәрелә. Аның күрсәткечләренең берсе-эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик тикшерүләр, шул исәптән диспансерлаштыру белән тәэмин итү. Мәсәлән, 2023 елда профилактик чаралар үткәрү өчен фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары озатуында 100 дән артык кеше китерелгән.

Ел саен район үзәк дәваханәсе пациент мәнфәгатьләренең өстенлеген үтәүгә, медицина хезмәтләре күрсәтү шартларының уңайлылыгын тәэмин итүгә, медицина документлары күләмен киметүгә һ.б. юнәлдерелгән «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен булдыру» проектында, шулай ук сакчыл поликлиника принципларын кертүдә катнаша.

2023 елның октябрендә безнең учреждение сәламәтлекне ныгытуның корпоратив программаларын кертү проекты белән «Русиянең сәламәт шәһәрләре» конкурсында катнашты. Безнең хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча конкурс эше өченче урынны алды. Спорт залы буенча проект биш ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Биредә волейбол һәм өстәл теннисы буенча башка оешмалар белән матчлар үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, 2023 елда дәваханә хезмәткәрләренең больничный алу статистикасы 2022 елга караганда 8,4 процентка кимрәк. Бәлки, бу эшчеләрнең физик активлыгының да ролен арттырадыр.

Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.

Рәзидә ГАТАУЛЛИНА, район үзәк дәваханәсенең баш табибы.

Халык сәламәтлеген кайгыртып
Халык сәламәтлеген кайгыртып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас