Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 июнь 2024, 06:41

Күркәм дини бәйрәм үтте

Иске Куктау авылында дини бәйрәм - Корбан гаете узды.

Күркәм дини бәйрәм үттеКүркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте

Елдан-ел дини бәйрәмнәр җитәкчеләр тарафыннан аерым игътибарга алынып, зур оешканлык белән, бар таләпләргә ярашлы итеп, югары дәрәҗәдә оештырыла. Авылдашларыбыз да елдан-ел бәйрәмнәргә күберәк җыйнала. Бигерәк тә яшь буынның дини бәйрәмнәрдә катнашуы игътибарга лаек. Быел да мәчетебездә гает намазы укылып, корбанга 6 сарык чалынды. 3 казанда корбан ашы пешерелде.
Авылдашларыбызны авыл активистлары: "Урожай" токымчылык заводы эшчеләре, мәктәп, клуб, авыл советы авыл биләмәсе хакимияте эшчеләре белән берлектә клуб бинасында бәйрәм хөрмәтенә мул табын әзерләп авылдашларыбызны сыйлады.
Рәфис хәзрәт дини бәйрәмнәрне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәргә мәхәллә исеменнән рәхмәтләрен житкереп Рәхмәт хатын тапшырды.
Авылыбызның яше-карты хәләл ризыклар белән сыйланып, мәчеткә хәер-сәдака салып, бәйрәмне оештыручыларга, спонсорларга, корбан чалучыларга зур рәхмәтләрен җиткереп өйләренә таралышты.
Бәйрәм күңелле үтте.

Чыганак

Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Күркәм дини бәйрәм үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас