+21 °С
Болытлы
Алар XXII нче партсъезд исемендәге кооперативның машина-трактор паркында булдылар.
Экскурсиядә техника белән танышу комбайннан башланды. Балалар әтиләре, бабайлары, абыйлары эшләгән барлык авыл хуҗалыгы машиналарын һәм инвентарын күрделәр. Техниканың шундый муллыгыннан балаларның күзләре "янып" торды.
Чара тәмамлангач, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм транспортның төрле төрләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Балалар экскурсиядән тәэсирләнеп, бик нык кәнәгать калдылар.