Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 июнь 2024, 07:15

Горурлык өчен тагын бер сәбәп!

Физика буенча 100 балл!

Горурлык өчен тагын бер сәбәп!Горурлык өчен тагын бер сәбәп!
Горурлык өчен тагын бер сәбәп!

Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназиясенең 11 нче сыйныфын тәмамлаган Тимур Сафиуллин быел районда икенче йөз балл алучы булды!
Ул физика буенча имтиханны намус белән тапшырды һәм максималь балл яулады!
Тимурны һәм аның укытучы-остазы Фина Фаат кызы Яхинаны лаеклы һәм яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр, казанышлар телибез!

Шулай ук гимназияне тәмамлаучы Ренат Сафиуллин һәм Ильяр Нәбиевны билгеләп үтәргә кирәк.
Алар барлык мәҗбүри һәм сайланган фәннәр буенча 91-99 балл җыйдылар. Югары балл җыючыларыбызны, аларның остазларын һәм ата-аналарын яхшы нәтиҗәләр белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Әфарин, егетләр!

Сезнең җиңүләрегез бүгенге югары сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек юлында үрнәк булсын!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас