Алар иске электр үткәргечләре, мич белән җылытылган йортларда һәм инвалидлар яшәгән йортларда яшәүче 15 категория гражданнар өчен билгеләнгән.
Башкортстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау инструкторы Винер Гаязов Сүлте авыл советы авыл биләмәсе белгече Гөлнур Нигъмәтова белән бергә әлеге йортларда профилактик обход үткәрде.
Алар янгын хәбәрчесен урнаштырдылар, элек урнаштырылганнарын тикшерделәр, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрделәр һәм истәлек-буклетлар тапшырдылар.
Янгын хәбәрчесен урнаштырырга онытмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!