+22 °С
Яңгыр
Чараның максаты - балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү кирәклеген аңлы рәвештә тәрбияләү, грамоталы җәяүле йөрүче тәрбияләү.
Балалар ”Юл хәрәкәте әлифбасы” интерактив викторинада актив катнаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мультимедиа презентациясен карадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр.
Лагерьда тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү балаларыбызга каникулларын хәвефсез үткәрергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.