Гуманитар ярдәм җыю - безнең изге бурыч, яугирләребезгә бездән иң кечкенә ярдәм.
Сүлте авыл советы авыл биләмәсе халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү өчен 50000 сум акча җыйды. Штабта бу акчага 3 разгрузка жилеты, 3 амортизатор, УАЗ автомобиле өчен алгы тәрәзә, 4 маскировка челтәре сатып алынды, аларның гомум суммасы 28791 сум тәшкил итте.
Калган акча шулай ук безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен кулланылачак.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20. Элемтә өчен телефон: 8(927)3282982, 8(963)1379220.