Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты.
Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы. Баланы авыр ситуацияләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе - белем бирү процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү.
Хәвефлек төймәсе сигналы буенча балаларның балалар бакчасы территориясенә чыгуы оператив һәм җайлы оештырылды. Балалар белән алдан янгын хәвефсезлеге буенча әңгәмәләр үткәрелде. Янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырылды. Уттан, төтеннән зыян күрмәс өчен мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.
Эвакуация паникасыз узды, персонал барлык гамәлләрне дә грамоталы башкарды.