Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 июнь 2024, 09:05

Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды

Районның ирекле янгынга кашы көрәш командаларының янгын сүндерүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, аларның янгын сүндерү техникасы белән тәэмин ителешен тикшерү, янгын сүндерү автомобильләренең махсус агрегатлар белән эшләвенең практик ысулларын тирәнтен өйрәнү максатында Яркәй авыл советы авыл биләмәсе территориясендә традицион конкурс үтте.

Җитезләр һәм кыюлар ачыкландыҖитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды

Анда 19 авыл биләмәсеннән янгын сүндерү техникасы белән командалары, 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте хезмәткәрләре, авыл советы авыл биләмәләре башлыклары катнашты.

Смотр-конкурс Бишкурай авыл советы авыл биләмәсенең ремонтланган янгын депосын караудан башланды. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, катнашучыларны сәламләде, яхшы оештыручанлыклары һәм осталыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, урыннардагы ирекле янгын сүндерү бүлекләренә уяу, һәрвакыт әзер торырга кирәклеген билгеләде, торак пунктларда һәм якын-тирә территорияләрдә янгыннарны кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән көндәлек профилактик чаралар үткәрү бурычын куйды. Хакимият башлыгы чыгышы ахырында Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе янгын сүндерү депосын конкурска әзерләгән өчен ирекле янгын сүндерү командасының матди-техник базасын ныгытуга сертификат белән бүләкләде.

Чарада шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, «Башсельхозтехника» җәмгыяте генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының янгынга каршы хезмәте дәүләт казна учреждениесе идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Динар Сәлихов катнашты, конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. Теләпән янгын сүндерү бүлеге начальнигы Фларит Мирзаһитов Аккүз, Андреевка, Игмәт, Исәмәт, Кужбахты, Яңа Аю, Рсай, Сүлте, Үрмәт, Череккүл авыл советы авыл билмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары әгъзаларына янгын сүндерүдә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Тимур Рамазанов үз чыгышында янгыннар зур мәйданнарга таралып, шуңа бәйле рәвештә торак пунктларга яки урман массивларына ут күчү хәвефе барлыкка килүен ассызыклады. Шуңа күрә авыл җирлекләренең янгын сүндерү командалары алдында ведомство карамагындагы территорияләрдә янгын чыккач, аның башлангыч стадиясендә сүндерү, зур мәйданнарга ут таралуга юл куймау һәм китерелгән зыянны киметү бурычы куелуы, авыл җирлекләре территорияләрендәге янгыннарны вакытында сүндерү өчен бар булган техникага, янгынга каршы формированиеләргә даими әзерлектә тотарга, кирәк булса, күрше авыл җирлекләре территорияләрендәге янгыннарны сүндерүдә үзара хезмәттәшлектә ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.

Конкурс алдыннан муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, 1 8 нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122 нче янгын һәм коткару часте начальнигы Заһит Шәйхетдинов, урынбасары Илдар Хәсбиуллин составында комиссия комадаларның һәм техник чараларың 2024 елның җәйге янгын куркынычы чорына әзерлеген тикшерде. Ирекле янгынга каршы формированиеләрнең барлык җитәкчеләре дә район территориясендә табигый һәм техноген янгыннарны бетерү шартларында билгеләнгән бурычлар буенча әзерлек турында хәбәр итте.

Конкурс шартларына ярашлы, бу көнне һәр хуҗалыкның янгын сүндерүчесе һәм водителе старт сызыгына басты. Алар махсус киемнәрне киеп, машина белән билгеләнгән урынга җиткәч, янгын сүндерү шлангыннан су агымы белән терәктәге тупны бәреп төшерергә тиеш иде. Бәйге барышында кемнең техникасы һәм командасы нинди дәрәҗәдә әзерлеге ачыкланды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Бишкурай авыл советы авыл биләмәсенең янгын сүндерү командасы яулады. Исанбай - икенче, Кужбахты коман-далары өченче урыннарга чыкты. Аларга муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары һәм төрле суммада сертификат тапшырылды.

Айдар ГАЗИЗОВ, муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы буенча баш белгече.

Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Җитезләр һәм кыюлар ачыкланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас