Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр - авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Вәсил Закир улы Васиков 18 яшеннән фронтка юлланып, Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертә. Туган ягына әйләнеп кайткач та туган төбәгенә тугры булып, фидакарь хезмәт сала, игелекле эшләре белән халык хәтерендә урын ала. Агымдагы елда Вәсил Васиковның тууына 100 ел тулды.
Вәсил Закир улы 1924 елның 1 гыйнварында Дүртөйле районының Чишмә авылында туган. Кече яшьтән хезмәт тәмен, икмәк кадерен белеп үсә. Яшьтәшләре белән бергә 8-10 яшеннән үк ат белән тырма тырмата, җир сөрә, лабогрейка белән ашлык ура. Чишмә башлангыч, Исмаил урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы буларак хезмәт юлын башлый.
В.Васиков 1942 елның август аенда армия хезмәтенә чакырыла. Ул хезмәт иткән 95 нче гвардияче миномет полкын Көнбатыш фронтка – Старая Русса районына җибәрәләр. Полк 1943 елның маенда сугышчан яңа “Катюша”лар белән коралландырыла, ул орудие наводчигы итеп билгеләнә. Алар Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр Смоленск, Белоруссия, Пруссияне азат итү операцияләрендә катнашал. Бөек Җиңүне артиллерия полкы офицеры чинында каршылый. “Кызыл Йолдыз” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” һ.б. медальләр, “Артиллерист-отличник” гвардия билгесе белән бүләкләнә. Полк сол датлары тынычлык сакчылары сыйфатында калдырылалар һәм Кызыл Армия сафларыннан тик 1947 елның 9 маенда гына демобилизацияләнәләр.
Фронтта чыныгу алган, ачысын-төчесен күп татыган В.Васиков тыныч тормышта да сынатмый. Дүртөйле районында “Трактор”, Калинин ис. колхозларда, район кулланучылар җәмгыятендә рәис вазифаларын башкара. Ике район бергә кушылган чорда –1964 елда аңа районның “Правда” колхозы рәисе вазифасын йөклиләр. Колхоз җитәкчесе буларак 16 ел эшләү дәверендә ул хуҗалыкны арытабан үстерү, аның икътисадын ныгыту, колхозчыларның тормыш хәлен күтәрүгә бар сәләтен сала. Колхозның үз акча средстволары исәбенә капиталь төзелешләр башкарыла, производство участоклары ныгытыла. Колхозчылар яңа йортлар салып, өй туйлары үткәрә. Гомумән, авылга яңа сулыш, җан керә. Колхоз территориясе дә гаять-зур үзгәрешләр кичерә-фермалар яңартыла, хезмәт механикалаштырыла.
Атап әйткәндә, колхозда аның җитәкчелегендә барлык терлекчелек фермалары, җитештерү, хуҗалык биналары, машина ишегаллары, социаль-мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, колхоз белгечләре өчен йорт яны хуҗалыгы булган аерым коттеджлар яңадан төзелә. 3 балалар бакчасы, 3 магазин, 25 урынга ашханә, 260 укучыга спорт залы булган урта мәктәп, үзәк котельная, китапханә һәм уку заллары булган 2 мәдәният йорты һ.б. булдырыла. Гомумән, колхоз территориясе гаять зур үзгәрешләр кичерә. Колхозчылар яңа йортлар салып, өй туйлары үткәрә.
Икътисади һәм социаль үсеш планнарын уңышлы үтәп, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен колхоз 26 тапкыр Бөтенсоюз, республика, район күләмендәге күчмә Кызыл Байраклар, Почет грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнә. Вәсил Закир улының үзенә Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе орденнары, БАССР Югары Советының 2 Почет грамотасы, ВДНХның 7 медале тапшырыла. Ул җитәкчелек иткән чорда районның җәмәгатьчелек тормышында да актив катнаша. Район Советына 9 чакырылышта депутат итеп сайлана.
Бервакытта да ялкаулыкны, икейөзлелекне өнәмәгән туры сүзле рәис башкалардан да фидакарь хезмәт, эш сөючәнлек таләп итә. Шулай да гади хезмәт кешесе аның өчен иң хөрмәтлесе булып кала.
Шунысын да искә алу кирәктер, 1979 елның 18 сентябрендә колхозны тапшыру һәм кабул итү актында язылганча, Саклык банкы исәбендә хуҗалыкның ирекле 408032 сум акча средстволары булуы күренә. Дөрес, әлеге уңышларга ул бер үзе генә ирешә алмас иде. Бергә иңгә-и ң торып эшләгән хезмәттәшләре - Хәмит Хәкимов, Әгъзам Камалетдинов, Фәрит Шәяхмәтов, Хәбибулла Миңнекәев, Әнвәр Муллаәхмәтов, Мәсәбих Закирҗанов, Фәүзи Кәбиров, Галим Хәертдинов, Гавис Исрафилов, Флүт Рамазанов, Фәүзи Камалетдинов, Фәтыйх Гыйләҗев колхоз рәисенең таянычы һәм терәге була.
Ул чор кешеләре шәхси тормышта да үрнәкле булганнар. Балаларына яхшы тәрбия, тиешле белем бирергә омтылганнар. Җирнең, хезмәтнең кадерен белергә өйрәткәннәр. Мәңгелек пары, ныклы тылы Рәйсә Шәехморза кызы белән бәхетле гомер кичереп, 4 баланы тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да төрле тармакларда намуслы хезмәт күрсәтеп, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Гомере бушка узмый ветеранның, аны халыкка хезмәт итүгә багышлый. Көнне-төнгә бәйләп эшләгән В.Васиковның кылган изгелекләре, матур эшләре бүген кайтаваз булып кайта. Чөнки авыл кешеләре генә түгел, райондашлар аны яратып, төпле акыллы җитәкче буларак ихтирам һәм зур хөрмәт белән искә ала. Җирне, кешеләрне яраткан, батырлык өлгесе булган Вәсил Закир улының изге эшләре илешлеләр күңелендә үрнәк булып тора, мәңге саклана.
Лира КӘБИРОВА.