+22 °С
Яңгыр
Призлы урыннар өчен республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының 9 командасы көрәште.
Безнең Илеш районы исеменнән Башкорт аграр-технология колледженың «Легион» командасы чыгыш ясады һәм лаеклы 2 нче урынны яулады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы.
2 урын - Башкорт аграр-технология колледжы.
3 урын - Акъяр тау колледжы.
Командабызны лаеклы җиңү белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга алда да зур җиңүләр һәм казанышлар телибез.