Бүләкләнүчеләр арасында Югары Яркәйдәге үзәк район дәваханәсе табиблары да бар иде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен табиб-дерматолог Раиль Баян улы Саттаров "Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау алдындагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде. Ә район дәваханәсе табибы-хирургы Альберт Сабирҗан улы Авсаховка "Башкортстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
Зур тәҗрибәсе һәм эш стажы булган табибларыбыз районыбызның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керттеләр.
Без аларны ихлас күңелдән югары бүләкләре белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бетмәс энергия телибез.