Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 июнь 2024, 04:30

Беркем дә, беркайчан да онытылмый

Илебез тарихындагы иң афәтле сугыш моннан 83 ел элек башлана. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч яуда райондашларыбыз каһарманлык үрнәге күрсәтеп, унбер меңнән артык кеше катнаша.

Беркем дә, беркайчан да онытылмыйБеркем дә, беркайчан да онытылмый
Беркем дә, беркайчан да онытылмый

Шуларның биш меңе туган якларына исән-имин әйләнеп кайтса, алты меңнән артыгы яу яланында, чит җирләрдә ятып кала. Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен аямаган сугышчыларыбызны искә алу уңаеннан 22 июнь көнне илешлеләр ел саен район үзәге Дан Монументындагы мәңгелек утка чәчәкләр сала. Быел да биредә Хәтер көненә багышланган митинг оештырылды.

Чараны район мәдәният сарае хезмәткәрләре Лилия һәм Илдар Хәйбрахмановлар алып барып, анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин әлеге көн уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, район прокуроры Рөстәм Нәгыймов, «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов чыгыш ясады. Арытаба яу кырларында ятып калган райондашлар бер минут тынлык белән искә алынды. Райондашлар яугирләребез истәлегенә чәчәкләр салды.

1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугышта Җиңүнең нинди бәяләр белән яулануын, бәхетле киләчәкөчен гомерләрен биргән яугирләрне без - яшь буын онытырга тиеш түгел. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Лира ШАМИЛЕВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас