Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 июнь 2024, 06:00

Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты

Машина белән сыер саву операторларының һәм малларны ясалма орлыкландыру технологлары район күләм бәйгедә көч сынады.

Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынаштыМашина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты

Һәр елны уздырыла торган бу чара «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә оештырылды. Чара барышында җыр-моң ярышка бәйрәм рухы өстәде. Шулай итеп әлеге конкурс авыл хезмәтчәннәре өчен бәйге генә булып калмады, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.

Ап-ак халатларын кигән терлекче ханымнар һәм туташлар, ир-егетләр бүген-иң түрдә. Бәйгене район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев ачты. Җитәкче район күләмендә ирешкән уңышларга тукталды, ризык муллыгына зур өлеш керткән хезмәтчәннәргә олы рәхмәтен белдерде.

– Бүген район буенча тәүлегенә уртача 165 тонна сөт савыла. Ун ел элек һәр сыердан 3 мең литр сөт савылса, хәзерге көндә ул 6 мең литр тәшкил итә. Әйтергә кирәк, бу яңа фермалар төзелү, бар хуҗалыкларга да малларны ясалма орлыкландыру кертелү нәтиҗәсе булып тора. Моннан тыш, барлык агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә җәйге лагерьларны ферма янында оештырып, ел дәвамында малларны бер төрле тукланыдырып, савым арттыруны планлаштырабыз,– диде ул. Чарада шулай ук кунаклар да бар иде. «Экопрод», «Племцентр», «Уралплемцентр» җәмгыяте вәкилләре, Башкорт аграр-технология колледжы студентлары катнашты.

«Маяк» - районда алдынгы позицияләрне биләүче хуҗалыкларның берсе. Биредә 950 баш мал асрала. Җәйләү чорында көн саен һәр сыердан 7,5 ц сөт савыла, 5 тонна продукт реализацияләнә.

Күренүенчә, машина белән сыер саву операторлары эше мөһим, җаваплы. Хуҗалыкларның икътисади тотрыклыгы нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле, чөнки “тере”акчалар, нигездә нәкъ менә сөт сатудан алы- на. Бүгенге көндә хуҗалыкта алдагы кышлатуга хәстәрлек күрелә, мал азыгы хәзерләнә, сенаж салына, печән рулонлана. Эшенә күрә ашы дигәндәй, хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, финанс торышы да тотрыклы, эш хакы ай саен вакытында түләнә, кредитлар юк, предприятие алдынгы технологияләргә таянып эш итә.

Бәйгедә сыер савучылар һәм малларны ясалма орлыкландыру технологлары теорияне дә яхшы белергә һәм үзләрен практикада да сынап карарга тиеш иде. Әйтик, сөт саву аппаратын вакытка сүтеп-җыю өчен аның төзелешен дә белү шарт. Конкурста катнашучыларга нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартларның тудырылганлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Бөтенесе алдан уйланылган, барысы да уңайлы. Беренче өлеш Дөмәй авыл мәдәният йортында үтеп, анда барлык кунаклар өчен табыннар әзерләнгән иде. Милли ризыклар белән чәй эчкәннән соң сыер савучылар эшкә керештеләр. Кәефне яхшыртып җибәрү өчен район мәдәният сарае хезмәткәрләре концерт программасы әзерләп килгәннәр.

Иң яхшы машина белән саву операторы һәм малларны ясалма орлыкландыру техник-операторы исемен яулау өчен бу юлы районның барлык хуҗалыкларыннан 31 кеше көч сынашырга килгән иде. Аларның һәрберсе терлекчелектә эшләп, тәҗрибә туплаган, күрсәтерлек осталыклары бар. Район күләмендә уза торган мондый бәйгеләр республика күләм бәйгеләргә чыгар өчен зур әзерлек этабы булып тора. Биредә бер-берең белән һөнәри телдә аралашасың,тәҗрибә уртаклашасың, үзеңне күрсәтәсең, башкалардан өйрәнәсең, чагыштырасың, камиллеккә омтыласың. Мондый бәйгеләр сыер савучыларның,малларны ясалма орлыкландыру операторларының дәрәҗәсен күтәрүдәменәдигән чара булып тора. Район хуҗалыкларыннан килгән 13 сыер савучы, шул исәптән операторлар ярты сәгать дәвамында бәйгенең беренче этабын үттеләр – теоретик белемнәре буенча имтихан бирделәр. Теоретик белем күп кенә сорауларны үз эченә ала: сыер организмында сөт барлыкка килү процессы, малларны дөрес тукландыру нигезләре, сыерларны абзарларда асрау гигиенасы, югары сыйфатлы чиста сөт алу һәм абзарларда санитар шартлар таләбе, саву аппаратын техник эксплуатацияләү, хезмәт иминлеге һ.б.. Барлыгы 20 сорау. Көрәш барышында операторлар бер-берсе белән фикерләшеп, киңәшләшеп биремнәргә җаваплар эзләделәр. Әмма жюри каршында һәркем үз җавабы өчен үзе генә җаваплы.

Бәйгенең беренче өлеше тәмамлану белән саву аппаратларын сүтеп-җыю этабы башланды. Бу этапка секундомер белән старт бирелде. Сыер саву аппаратын сүтеп-җыю үзе бер катлаулы сәнгать. Заман техникасының нечкәлекләре бик күп. Аны чистартырга (анысы гына да берничә этаптан тора), сүтәргә, җыярга һәм эшләтеп тә күрсәтергә кирәк. Барысы да аерым бер вакыт аралыгында. Һәркем зур дулкынлану белән эшкә кереште. Читтән карап торганда мондый эшне мәктәп укучысы да башкарып чыга алыр төсле.Чөнки аппаратны сүтеп-җыю эше тормыш хәвеф сезлеге дәресләрендә мылтык сүтеп җыюга охшап тора. Әмма саву аппаратында детальләр күпкә артык, әлбәттә инде, норма буенча вакыт та күбрәк бирелә.

Бу катлаулы заданиене үтәгәннән соң савучылар фермага юл алды. Чираттагы этап – сыер саву иде. Биредә операторлар барысы да жюриның үткен күзле карашлары астында ярышты. Беренче карашка тәҗрибәле сыер савучылар өчен бернинди авырлыгы да юк кебек. Чөнки алар бу эшне көнгә әллә ничә тапкыр эшлиләр, куллар автомат рәвештә хәрәкәтләнергә тиеш. Әмма бәйге барыбер каушата. Иң элек сыер җилемен юарга һәм дезинфекцияләргә кирәк. Соңыннан җилемне корытканчы чиста материал белән сөртергә һәм кул белән савып карарга кирәк. Шуннан соң гына саву аппаратын җилемгә тоташтырырга һәм сава башларга була. Бу – кагыйдә буенча.

Конкурсантларның эшен бәяләүче комиссия составына район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, хуҗалыклар, “Илеш районы ветеринария станциясе ”ДБУ, савуны оештыруны һәм аның технологиясен яхшы белгән компетентлы белгечләр кертелгән иде. Жюри әгъзаларына урыннар билгеләү җиңел булмады, чөнки бирегә һәр хуҗа-лыктан иң алдынгы хезмәткәрләр килгән иде. Ләкин бәйге булгач, җиңүчеләрсез булмый.

Нәтиҗәдә сыер савучылар арасыннан мөмкин булган 80 баллдан 79ны җыеп, «Урожай» хуҗалыгыннан Вероника Таюшева”Районның машина белән сыер саву буенча иң яхшы операторы” исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ул ел дәвамында бер сыердан ур- тача 4850 килограмм сөт сауган. «Быел сыер савучы булып эшләвемә 7ел тула. Бу җиңүем миңа зур бүләк. Бәйгене түземсезлек белән көттем. Көч сынашу гына түгел, бәйрәм бит бу безнең өчен. Зурлауларга күңел сөенә, хуҗалыгыбызда да эшне бәяли беләләр. Стимул булгач, тырышып эшлибез, – дип хис-тойгыларын бүлеште Вероника. «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән Рита Яхина 77 балл җыеп, икенче урынга чыкса, өченче урын педьесталына «Урал» хуҗалыгыннан Флүсә Хаҗиева күтәрелде, ул 80нән 74 балл җыйган иде. Дүртенче урында- “Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалыннан Римма Фәтхелисламова 72 балл җыеп, IV дәрәҗә диплом белән бүдәкләнде. Моннан тыш, ”Иң өлкән савучы” номинациясенә “Мир” хуҗалыгыннан хезмәт стажы зур булган Людмила Чернова лаек булса, Гүзәл Авзалова ( Куйбышев ис.) «Иң яше» дип табылды.

Малларны ясалма орлыкландыру техник-операторлары да үзләрен теоретик һәм практик яктан сынады. Гомум нәтиҗәләр буенча мөмкин булган 70 баллдан 70не җыеп, “Урожай” җәмгыятеннән Радим Семенов – беренче, Куйбышев ис. кооперативтан Шамил Мөхәммәтҗанов(69)- икенче,” М.Гәрәев ис. кооперативтан Урал Хәмидуллин (68)- өченче, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Динар Гыймадиев (67) дүртенче урынны яулап, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә инде “Иң өлкән катнашучы” XXII партсъезд ис.кооперативтан Радик Мосабиров булса, “Иң яше” дип “Илеш МТС” җәмгыятеннән Эрик Калләмиев танылды. Ясалма орлыкландыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешүче дип Рәмзил Хәбиров билгеләнде.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бәйге тәмамлануга мул табын әзерләнгән иде. Алар учакта пешкән пылау белән сыйланды, мул табын артында рәхәтләнеп аралашты, концерт карады, күңел ачты.

Лилия Йосыпова. Автор фотолары.

Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Машина белән сыер саву һәм малларны ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас