Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
29 Июня 2024, 05:30

Афәткә илтүче юлдан ерак торыйк!

Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсе, дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул ел саен дистәләрчә мең гомерне алып китә, меңнәрчә кеше хезмәткә сәләтсез булып кала.

Афәткә илтүче юлдан ерак торыйк!Афәткә илтүче юлдан ерак торыйк!
Афәткә илтүче юлдан ерак торыйк!

Наркомания бигрәк тә яшьләрне кыра. Саннардан күренүенчә, узган ел Русиядә 500 мең тирәсе наркоман теркәлгән, ә барлыгы алар илдә – 6 миллион тирәсе. Аларның күбесе – 16-30 яшьлекләр.

Үсмерләрне наркомания упкынына ташлаган, берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбия эшендә җибәрелгән хаталар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуда өлгермәү, һәм, гомумән, укырга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгу, үз-үзеңне расларга омтылу — болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата-ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны исәпкә алып оештырырга бурычлы.

Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны басучы матдәләр эшләп чыгару туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар үзләре аны сызлану (ломка) дип атый. Ул организмда наркотик 10-12 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше чираттагы доза өчен теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркотиклар кешене тулысынча психофизик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучанга әйләнә, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары, кызыксынулары югала, ул тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотиклар табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Наркотикларның зыяны турында киң билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә үсмерләр аңына төрле уйдырмалар сеңдерә. Бу исә наркоманнар саны артуга булышлык итә.

Беренче уйдырма. Барысы да татып карый — син дә авыз ит. Бу дөрес түгел. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, югары сыйныфларда укучыларның биштән бере генә наркотикларны татып карый. Низаглар оештырырга, ялганларга, вак-төяк әйберләр урларга яратучы агрессив балалар бик еш төрле уйдырмалар корбанына әйләнә.

Икенче уйдырма. Авыз итеп кара — бернинди зыяны да булмаячак. Бу — ялган. Наркотик матдәне бер генә тапкыр кабул иткәннән соң да аңа бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Кайберәүләр, беренче тапкыр наркотик куллангач ук, гомерләре белән хушлашырга мөмкин.

Өченче уйдырма. Авыз итеп кара — ошамаса, ташларсың. Үсмерләр көчле сызлану (ломка) күренеше турында хәбәрдар булса да, наркотиклар кулланудан табиблар ярдәмендә яки ихтыяр көче белән котылырга мөмкин, дип уйлыйлар. Бу шулай ук ялгыш фикер. Наркотикларны 1-3 ел кулланмый торучылар да, кайвакыт аны яңадан кабул итә башлыйлар.

Дүртенче уйдырма. “Зарарсыз” наркотиклар да була. Төгәллек кертәбез: наркотикларның барысы да зарарлы. Дөрес, аларның һәммәсе дә физик бәйлелек тудырмый, әмма, барысы да аз гына кулланганда да, организмга зыянлы тәэсир итә. Хәтта марихуана кебек “җиңел” наркотикларны кулланган очракта да бәйлелек барлыкка килә. АКШта, мәсәлән, ел саен 100 меңнән артык кеше, наркотикларга бәйлелекне дәваларга омтылып, клиникаларга мөрәҗәгать итә.

Әйе, наркомания безнең көннәрдә җәмгыятьнең якланмаган катламнары өчен, чын мәгънәсендә, бәлагә әйләнде. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрнең табышлары нефть сатудан килгән табыштан да артып китә. Үсмерләр даирәсендә аларны наркотик кулланып карарга инандырырга тырышкан “киң күңелле абзыйлар” һәрчак табылып тора. Алар моның өчен уңайлы вакытны да таба, хис-тойгылар белән дә оста идарә итә. Кайчак үсмерләргә башка наркоманнарга иярү өчен: “Бер тапкыр гына булса да авыз итеп кара. Моңардан берәүнең дә үлгәне юк әле”, “Син куркакмы, әллә ир кешеме?” — дип әйтү дә җитә. Ә инде наркотиклар өчен акчаны наркоманнар алдашу, урлашу, кеше талау, фәхишәлек юлы белән таба.

Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши. Ул артык доза алудан, гомуми дистрофиядән, йөрәк эшчәнлегенең бозылуыннан, кыйналулардан, йогышлы авырулар белән зарарланудан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Нәтиҗә шул: акыллы кеше үз теләге белән гомерен кыскартмый.

Альмира Нурыйәхмәтова, «Гаилә» хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас