Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 июнь 2024, 04:05

КОТЛЫЙБЫЗ!

«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрусия конкурсының «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлы мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә республика этабына йомгак ясалды.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Быел конкурста катнашу өчен 21 гариза килде, шулардан шәһәр округларында һәм авыл биләмәләрендә муниципаль практикаларның иң яхшы 10 үрнәге сайлап алынды.

Башкортстанның авыл биләмәләре арасында Илеш районы «Балалар – безнең киләчәгебез. Балалар һәм яшьләрне укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру» практикасы белән I урынны алды.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар БР Хөкүмәтенең дипломнарын һәм 2 млн 280 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак. Республика этабында җиңүчеләрнең гаризалары «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсының Бөтенрусия этабында катнашу өчен федераль конкурс комиссиясенә җибәреләчәк.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас