Соңгы елларда Республика Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән Башкортстан мәктәпләре укучыларына төпле урта белем бирүгә аеруча күләмле ярдәм оештырыла. Бу үз чиратында республика укучыларының белем дәрәҗәсенә һәм уңышларына сизелерлек уңай йогынты ясады. Мәктәптә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру сыйфат күрсәткечләренең объектив үсешен билгели.
Республика мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары кулларына аттестат алды.
Бүген, 29 июньдә, район мәдәният йортында чыгарылыш балы узды. Тантаналы чара Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеокотлавы белән башланды. Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия директоры Ленара Мифтахова укучыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аннары аттестатлар тапшырылды. Быел гимназиядән 11нче сыйныфны 32 укучы тәмамлады. Алар арасында 10 укучы алтын медальгә, 6 укучы көмеш медальгә лаек була.
Чарада гимназиянең сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләре һәм укытучылары чыгарылыш сыйныф укучыларына карата игелекле үгет-нәсихәт сүзләре әйттеләр. Чыгарылыш укучылары үзләре мәктәпкә, укытучыларга, ата – аналарга рәхмәтләрен белдерделәр, мәктәп елларын җылы сүзләр белән искә алдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең туган мәктәпләрен, укытучыларын, рухи остазларын тирән рәхмәт хисе белән искә алачаклар. Чөнки укытучылар аларны фән нигезләренә генә түгел, ә игелеккә, гаделлеккә, намуслылыкка да өйрәтте.
Күркәм чарада музыкаль бизәлеш, шигырьләр һәм җырлар - болар барысы да бәйрәм кәефе өстәде.
Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз, 2024 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары! Хәерле юл сезгә!