Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 июнь 2024, 07:00

“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты

Билгеле булуынча, “Атайсал” БР Башлыгы Радий Хәбировның тәкъдиме белән 2021 елда булдырылган иде.

“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты
“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты

Җәмәгатьчелек программасы, чын мәгънәсендә, илсөяр кешеләрне берләштерде. «Атайсал» проекты кысаларында Теләпән авылында иман йорты төзелде.

Соңгы елларда дингә омтылыш бик нык артты. Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар, гыйбадәт кылучылар күбәйгән саен, дөньяны танып белүчеләр, яшәү мәгънәсен аңлаучылар ешая, әйткәндәй, динне белү күңел күзен ача. Күпләр шуны күреп-тоеп, иманга килде, намазлыкка басты, динебезне пропагандалау эшенә кереште. Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә дингә тартыла башлады. Аларның теләген күз уңында тотып, авылларда күркәм мәчетләр калкып чыгуы куанычлы күренеш, әлбәттә.

Теләпән авылында да халыкның теләге тормышка ашты. Күптән түгел биредә яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Аны авыл халкының һәм якташларның иганә исәбенә төзегәннәр. Изге эшнең инициаторы – шушы авылда яшәүче Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рамазанов булса, аның теләген муниципаль район хакимияте, авыл халкы хуплап алды. Биредә кыска вакыт эчендә заманча изге йорт калкып чыкты. Аңа Альберт Флүт улының әнисе хөрмәтенә “Мәсгүдә” дип исем бирелде.

Изге йортны ачу тан танасы мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан бәйрәмендә уздырылды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт – җыелышы Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин, Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Альмир Фәтхетдинов, Дүртөйле һәм Кушнаренко районнары ахунды Рәмил хәзрәт Исәнбердин, авыл халкы, якын-тирә төбәкләрдә яшәүче мөселман кардәшләр катнашты. Килгән кунаклар изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин Альберт Рамазановка Үзәк диния нәзарәтенең “Аль-игтисам” (“Бердәмлек”) медален тапшырды. Ул әлеге бүләккә төбәкнең рухи кыйммәтләрен саклауга һәм Теләпән авылын төзекләндерүгә зур һәм шәхси өлеш керткәне өчен лаек булды.

Чараның иң тантаналы өлеше җитте – мәчет капкасына бәйләнгән яшел тасманы кисү хокукы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, Альберт Рамазановка, Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахминга, Дүртөйле һәм Кушнаренко район-нарының имам ахунды Рәмил хәзрәт Исәнбердинга бирелде. Заманча зәвык белән төзелгән, идәннәренә келәмнәр җәелгән якты мәчеттә тәүге намаз укылды.

- Бүгенге көндә газиз туган җиремдә изге зур эш башкардык. Бу теләк күптәннән күңелемә тынгылык бирми иде. Хәзер исә максатымны гамәлгә ашыра алуыма шатлык хисе кичерәм. Рәхмәт сүзләремне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улына һәм авыл халкына җиткерәм, - ди зур горурлык белән туган ягының чын патриоты Альберт Флүт улы.

Бу көнне бар авыл халкы корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйланды, төрле тәм-томнар белән чәй эчте.

Матур итеп салынган «Мәсгүдә» мәчете авыл күрке булып, бирегә өлкәннәр белән беррәттән, балалар да йөрер. Алар ихластан дин йолаларын өйрәнеп, саф күңел белән Коръән сүрәләрен яттан укыр, дип ышанып калабыз.

Лира Гәрәева. Гөлнур Хәлимуллина фотолары.

“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты
“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты
“Мәсгүдә” мәчете үз ишекләрен ачты
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас