Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү мотлак. Моның өчен ярдәмгә иң беренчеләрдән булып мәктәп яны лагерьлары киләдә инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Балаларны тәрбиячеләре белән бергә мавыктыргыч сәяхәтләр, онытылмаслык каникуллар көтә!
Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп укучылары аны “Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырдылар. Бирегә 1-4 нчесыйныф укучылары, ягъни 140 бала йөрде, 6 отряд оештырылды. Көндезге лагерьда белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү эшләре төрле юнәлештә башкарылды: сәнгать, мәдәният, хезмәт, сәләтлебалалар, спорт. Көн буена төзелгән режим да арытмады аларны: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар. Укучылар өчен белем һәм тәрбиябирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, киноларга йөрүләр оештырылды. Бигрәктә “Сабантуй» бәйрәме балалар күңеленә хуш килде. Алар «Капчык киеп йөгерү», «Ат чабышы», «Аркан тарту» кебек кызыклы һәм күңелле уен-ярышларда көч сынашты. Бу могҗизалы бәйрәм балаларга бик күп шатлык һәм уңай энергия өстәде. Кайларга гына юл тотмады тәрбияләнүчеләр, китапханәгә дә иң беренчеләрдән бардылар, музейда да булыпкайттылар, Рсай авылындагы страус фермасын карарга да житештеләр. “Яхшы кәеф” Нефтекама филармониясе оештырган бәйрәм балаларның исендә калырлык булды, артистлар белән бергә алып бардылар бәйрәмне.
“Дуслык” лагеры тормышы чынында да кызыклы вакыйгаларга бай иде. «Начар гадәтләр - зыянлы»; «Яшеллек-яшәү чыганагы»; «Күңелле иртәнге зарядка» чаралары сәламәт яшәү рәвешенә чакырды.
Мәдәният һәм сәнгать дөньясы да читтә калмады: «Бөек Ватан сугышыбашланган көн», «Авылым батырлары», «Үткәнне беләсеңме?», «Русия - минем Ватаным», «Алло, без сәләтләрне эзлибез!» кебек чаралар үтте.
Каникуллар чорында юл хәвефсезлеге турында да онытырга ярамаганлыгын исләренә төшереп, отрядларда төрле чаралар оештырылды. Шулай ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә басым ясалып, күнекмә эвакуациясе үткәрелде.
Иң мөһиме — балалар чара барышында бик күп уңай тәэссоратлар, шулай ук юл хәрәкәтеһәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тагы да бер тапкыр искә төшерү, белемнәрен арттыру мөмкинлеге алды. Һәрбер тәрбияче үз эшенә жаваплы карап, үзләренә билгеләнгән көнне бер- берсеннән уздырып балаларның исендә калырлык итеп оештырса, поварларыбыз балаларны тәмле аш белән сыйлады.
Иң мөһиме, мәктәбебез гөрләп торсын, балаларның шат авазы тынмасын.
Җәй дәвам итә. Рәхәт балачак. Сабыйлар бәхете өчен күкләр аяз, дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын дигән теләктә калабыз.
Фәнзилә КАМАЛОВА, “Дуслык” җәйге лагеры начальнигы.