Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
29 Июня 2024, 05:00

Телебезне саклау - изге бурыч

Тел - һәр милләтнең зур хәзинәсе. Телен саклаган илен саклар, ди, халык. Районыбызда «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы закон таләпләрен үтәп, туган телләрнең абруен күтәрүгә, дәүләт телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

Телебезне саклау - изге бурычТелебезне саклау - изге бурыч
Телебезне саклау - изге бурыч

Яңа буын стандартлары нигезендә башкорт теле балалар бакчасыннан ук өйрәнелә.Анда уздырылган «Туган тел атналыгы», «Карга боткасы», Сабантуй бәйрәмнәрендә, милли киемнәр көннәрендә өйрәнелгән җыр-биюләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. Бигрәк тә, кечкенәләр башкорт телендә әкиятләр, шигырьләр ятлап, район күләмендә чыгыш ясавы сөенечле.

Район семинарлары даими рәвештә үтеп тора. Агымдагы елда башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчаларының тәрбиячеләре семинарында Айсылу Янбердина һәр дәрескә төбәк компонент буенча материалны ничек кертергә мөмкин булуы хакында осталык дәресен күрсәтеп, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Тәрбиячеләр район курсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Әйтик, «Ел педагогы» республика конкурсында Югары Яркәйдәге икенче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Айгөл Гәрәева 15 тәрбияче арасында финалист булды.

Район мәктәпләрендә туган телне укыту югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүгенге көндә мәктәпләрдә башкорт телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту оештырылган.

Укытучылар туган әдәбиятны укытуда актив алымнарны файдалана, һәрбер әсәрнең төп идеясен, проблематикасын укучыдан алда күреп, кызыксыну уятырлык чаралар үткәрәләр, яңа технологияләрне оста кулланалар. Ел саен район күләмендә туган тел укытучыларының семинарлары да югары дәрәҗәдә оештырыла.

2023-2024 уку елында Иске Күктау, Муса Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәпләренең укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинар вакытында ачык дәреслекләр, сыйныфтан тыш чараларда балаларның чыгышы каралды.

Яңа технологияләр үсешкән вакытта башкорт телен өйрәнүгә кызыксыну уяту укытучылардан зур көч таләп итә. Хәзерге заман укучысын яңа технологияләр, инновацион алымнар, электрон дәреслекләр белән кызыксындырганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу җәһәттән район мәктәпләрендә телне өйрәнү буенча бөтен шартлар да тудырылган, кабинетлар Интернет челтәренә тоташтырылган, шулай ук туган якны өйрәнү музейлары эшләп килә. Информацион технологияләрне куллану – иң нәтиҗәле чараларның берсе, ул белем бирүне киңәйтүгә булышлык итә.

Әлбәттә, кабинетларны заманча җиһазлауда республика хөкүмәтенең ярдәме зур әһәмияткә ия. Югары Яркәйдәге беренче гимназия Республика Башлыгы Радий Хәбиров Грантында җиңү яулап, музей бүлмәсен булдырды. Анда туган телләр укыту өчен материаллар тупланды, яңа җиһазлар алынды. Шулай ук, Муса Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбе (кабинет җитәкчесе Р.Хәдимуллина), Рсай урта мәктәбе филиалы Үрмәт төп мәктәбе (А.Гыймазова.), Югары Яркәйдәге беренче гимназия (С.Фәйзрахманова) республика кабинетлар конкурсында җиңү яулады һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителде.

Районыбызның туган тел укытучылары республика күләмендә оештырылган бер чарадан да читтә калмый: “Башкорт теле көне”, “Башкортстан халыклары милли киеме көне”, “Халыкара туган телләр көне” , башкорт теленнән халыкара инша язу кебек чаралар үз югарылыгында үтә һәм социаль челтәрләрдә яктыртып барыла. Шулай ук төрле кушымталар ярдәмендә яшьләр башкорт телендә төшергән видеоязмаларга, вайннарга сокланмау мөмкин түгел. Бу шөгыльләре белән алар телебезне үстерү юнәлешендә зур эш башкаралар.

Быелгы уку елында мәктәпләрдә Башкортстанның халык язучысы, якташыбыз Суфиян Поварисовның 100 еллык юбилее уңаеннан чаралар үткәрелде, районда яшәп, иҗат итүчеләр белән очрашулар үтте һ.б. Шулай ук Рсай урта мәктәбе филиалы Үрмәт төп мәктәбе базасында райондашыбыз, Г.Сәләм премиясе лауреаты, шагыйрь Ринат Хәйригә багышланган зур чара үткәрелде.

Туган тел укытучылары ныклы һәм төпле белем бирү өчен бар көчләрен сала. Башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадаларда педагоглар Гөлфая Фәхруллина, Алмира Гыймазова, Светлана Фәйзрахманова укучылары сынатмый, елдан-ел призлы урыннар яулый.

Укучыларыбыз «Урал батыр» эпосын яттан сөйләүче яшь чәчәннәр республика конкурсында да читтә калмый. Әйе, бу мәртәбәле чараның Гран-при ияләре исемлегендә ике Илеш укучысы булуы тагын да нәтиҗәле эшләр өчен дәрт – дәрман өсти. Бүгенге көндәалар урынына яшь чәчәннәр үсеп килүе дә куанычлы күренеш. Агыйдел шәһәрендә узган зона конкурсында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алды. Нәтиҗәләр буенча “Урал батыр” эпосын ялгыз башкаручылар» номинациясендә Т.Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Арина Таҗетдинова, Инсаф Вәлиев (җитәкчесе Д.Галиуллина) - өченче урын, «Урал батыр» эпосын һәм башка эпик әсәрләрне сәхнәләштерү» номинациясендә Иске Кыргыз урта мәктәбе командасы (З.Рамазанова) өченче урынга лаек булды. Шулай ук команда «Иң яхшы костюмлаштырылган образ» номинациясендә җиңүче дип табылды.

Туган тел һәм әдәбият укытучылары укыту - методик базаны камилләштерү өстендә эшли, педагогик осталыкларын шомарталар. Туган тел укытучысының абруен һәм һөнәри компетентлыгын күтәрүдә ел саен уздырылган «Ел укытучысы» муниципаль конкурсы зур роль уйный. Район укытучылары республика этабында да уңышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә урын яулыйлар. Агымдагы елда Түбән Яркәйдәге лицей укытучысы Ленара Вәлиева конкурста уңышлы чыгыш ясады. «Педагог һәм остаз», «Атайсал» проектына багышланган «Остаз» республика конкурсының зона этабында район командасы икенче урын яулады һәм укытучы образын, туган телләр үсешен милли матбугат битләрендә яктыртканы өчен “Башкортстан” телерадиокомпаниясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Русия күләмендә үткән иң яхшы этномәдәният буенча белем бирүне яхшы оештыру буенча конкурста Т.Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбе укытучысы Венера Гозәерова «Туган як буйлап сәяхәт» номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Бүген туган тел һәм әдәбият укытучылары алдында туган телендә матур аралашучы, милләте, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурланучы, киләчәге турында кайгыртучы, үзаллы фикер йөртүче шәхес үстерү бурычы тора.

Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да дәвам ителә. Мәктәпләрдә башкорт теле һәм әдәбияты айлыгы чикләрендә төрле чаралар уздырыла. Бу эштә укытучылар һәм укучылар гына түгел, ә әти-әниләр, районның “Агинәйләр” оешмасы (җитәкчесе - Г.Галиева), китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре актив катнашып, үз өлешен кертә. Киләчәктә дә бердәмлектә эшләрбез, дип ышанам.

Укытучының бүгенге җәмгыятьтә роле гади түгел: ул — рухи көчне ныгытучы.

Һәр кеше үзенә йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкарса, эшебез нәтиҗәлерәк булыр, уңышларыбыз тагын да артыр. Балаларга тәрбия бирү өчен тиешле шартларны үз биеклегендә булдырырга, шуңа омтылырга тырышабыз һәм бу юнәлештә эшебезне дәвам итәбез.

Зинфира МИНҺАҖЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас