Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 июнь 2024, 05:00

Хәтергә уелып калган ул көннәр

Украинада барган махсус хәрби операциядә үз ирке белән хәрби бурычын үтәргә киткән улының телефон аша: “Әнкәй, барысы да әйбәт, кайгырма, үзеңне сакла” дигән сүзләрен ишеткәч, Зөләйхә әбинең күңеле бераз гына тынычлангандай төсле булды.

Хәтергә уелып калган ул көннәрХәтергә уелып калган ул көннәр
Хәтергә уелып калган ул көннәр

Беразга гына шул… Балачактан йөрәгенә өтеп язылган аяусыз «сугыш» сүзе инде туксан яшен узгач та әрнү, сагышка салыр дип һич уйламаган иде.

Бөек Ватан сугышы башланган да Дөмәй авылында Якутелҗинан һәм Мөхәммәтзакир Сабиров гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән Зөләйхәгә нибары сигез яшь була. Әтисе Мөхәмәтзакир сугышка 1941 елның сентябрь аенда китә. Ул көн бүгенгедәй хәтерендә: ап-ак ситса күлмәк кигән ялан аяклы кызын әтисе үз янына атка утыртып, берникадәр алып бара да, күтәреп, күкрәгенә кысып сөеп, төшереп калдыра. «Озата бармагыз, кыен булыр», - дисә дә, әнисе белән колхоз идарәсе янына кадәр баралар, кеше бик күп була. Атларга утырып, җырлый-җырлый китәләр, артка борылып карый-карый киткән әтисе бүген дә күз алдында. Сугыштан бары бер генә хаты килә аның. Әнисе кергән һәрбер кешегә укыгангамы, хатның һәр сүзе йөрәгенә уелып калган. «Сугышлар бик каты бара, иртәгә яуга керәбез, исән калып булырмы, юкмы…”.

1942 елда хәбәрсез югалган дигән язу килә. Авыр сугыш балалар иңенә дә күтәрә алмаслык зур йөк сала. Әнисе таңнан алып төнгә кадәр колхоз эшендә. Кичләрен чыра яндырып, фронтка оекбаш, бияләй бәйли, бәрәңге киптерә. Әниләре җәяүләп, бәләкәй арба тартып, алмашка берәр пар чабата, юлда ашарга кәлҗәмә алып, Груздевкага симәнәгә барырга кузгалгач та, төенчегеннән кәлҗәмәне бүлеп алып, балаларына калдырган вакытларын искә төшергәндә, Зөләйхә әбинең әрнүле күз яшьләре тама. Өйдәге бар эш, сеңлесен, яше дә тулмаган энесен карау кечкенә кыз иңнәренә төшә. Сугыш елларында әнисенең тырышлыгы аркасында әтисеннән калган сыерны асрый алалар. Ыргакка элеп куелган чиләккә чынаяклап бәләкәй куллары белән сауган сыер ачлыктан саклаучы җан иясе була. Кышкылыкка сыерга бәләкәй арба белән печән әзерләп ташып, ихата уртасына өеп кую Зөләйхә белән сеңлесенең иң җаваплы эше була. Сирәк булса да, май язып, базарда әз булса да онга алмаша әнисе. Кәлҗәмәгә шул онны кушып пешергән боламык бәйрәм сые була. 1945 елның салкын кышында картәтисе салган зур сикеле йорт җимерелеп төшкәч, алар фермага каравылчы йортына күчеп яшиләр. “Сугыш елларындагы ятим балачагымның иң үзәккә үткәне-ачлык. ялангачлык, салкын”, - дип әрнеп искә ала ул.

Түземсезләнеп көтеп алган Җиңү көне бүгенгедәй хәтерендә: Батыр чишмәсе янында самолеттан ташлаган «Без җиңдек» дип язылган кәгазьләрне җыялар укучылар, мәктәптә зур линейка була. Кешеләр урамнарга йөгереп чыгып, шатланалар, елыйлар, кочаклашалар. Ул вакыттагы хисләрне сүз белән генә әйтеп аңлату мөмкин түгел …

Исән-калган ир-егетләр авылга кайта башлый. «Хәбәрсез югалган» дигән сүз ул бит «үлгән» дигән кара кәгазь алу түгел дип, авылга солдатлар кайткан саен өметләнеп каршы чыксалар да, әтиләре кайтмый. Ә әнисе «кайтыр» дигән өметен 96 яшенә кадәр саклап, үзе белән бергә мәңгелеккә алып китә.

Бишенче сыйныфтан соң мәктәптә укырга мөмкинчелеге булмаган кыз унике яшендә үзенең хезмәт юлын башлый, әнисенә ярдәм итә, сарык бәрәннәре карый. Кайда нинди эшкә кушсалар, өлкәннәр белән рәттән, шуны җиренә җиткереп башкара. Тәвәккәл, уңган кыз кичләрен берникадәр булса да акча эшләргә кулъяулыклар чигә, челтәр бәйли.

Дөмәй авылы егете Мулланур Гомәровка тормышка чыгып, дөнья коралар, алты ул, бер кыз үстерәләр. Икәүләп колхозда тырышып эшлиләр, Мулланур - механизатор, Зөләйхә - терлекчелектә. Шөкер, табында һәрвакыт икмәк була. Җитмәүчелек, кием-салым юк вакытларында аяклы машинасы ярдәмгә килә: бер-бер артлы тезелеп үскән малайларга мәктәпкә ак күлмәкләр тегеп бирә, бәйләгән перчатка-бияләйнең, оекбашларның саны-хисабы юк. Авылда бармак белән генә санарлык палас сугу, туйларга, бәйрәмнәргә төш пешерү осталарының берсе дә - Зөләйхә әби.

Тормыш иптәшен, ике улын югалту төзәлмәслек яра салсалар да, ул бүген үзенең йортында балаларын, 14 оныгын, 10 оныкачын елмаеп каршы алып, изге теләкләре белән озатып кала, аларның уңышларына сөенеп яши. Балачагында күңелендә якты очкын булып кабынган, аяусыз сугыш сүндергән табиб булу хыялын бүгенге көндә төпчек улы Рифнең кызы Рәзиләнең медицина университетында укып тормышка ашыруы - Зөләйхә әби өчен аңлатып бетерә алмаслык шатлык, горурлык.

Сугыш чоры баларына хас гади, шулвакытта намуслы хезмәт, тырышып дөнья көтү, тәрбияле балалар үстерү белән лаеклы гомер юлы үткән өченче дәрәҗә «Ана даны» ордены кавалеры, хезмәт ветераны Зөләйхә әби. Үткән гомеренә шөкер итеп, илебезгә тынычлык, якты киләчәк, бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәгән газиз ир-егетләренең исән - имин әйләнеп кайтуын, бар кешеләргә имин тормыш, сабыйларга әтиле-әниле бәхетле балачак теләп кылган саф күңелле Дөмәй авылының хөрмәтле Ак әбисе - Зөләйхә әби догаларына кулыбызны күтәреп «Әмин» диябез.

Гүзәл Моталлапова. Дөмәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас