Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 июнь 2024, 06:00

Изге күңелле авылдашларым

Татар Мәнәвезе авылы урамында, хөрмәтле хезмәт ветераны Зиннур Хәертдиновның йорты алдында, яшел чирәм өстендә озын өстәл тирәсенә җыелып, олысы-кечесе Корбан ашы белән сыйланды.

Изге күңелле авылдашларымИзге күңелле авылдашларым
Изге күңелле авылдашларым

Табында корбан ите белән пешерелгән тәмле плау, төрле җиләк-җимешләр! Изге бәйрәм көнне якты кояш нурлары табынга тагы даямь өстәде.

“Туып-үскән авылымда Корбан бәйрәмен үткәрү-күптәнге хыялым иде”, - ди Зиннур Хәертдиновның Түбән Яркәй авылында яшәүче һәм әлеге табынны үз көче белән әзерләгән кызы Финария. Ул авылдашларны гына түгел, барлык мөселман кардәшләрне Корбан гаете белән ихлас котлады.

“Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен. Балаларыбызның күңеледә иманлы, нурлы, мәрхәмәтле булсын иде”,- дип күңелендәге изге теләкләрен дә җиткерде Финария Корбанова.

1983 елда шушы авылда Зиннур белән Зөлфия гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән Финариянең туган төягенә, әти-әнисенә, авылдашларына олы хөрмәте булды бу. Бүгенге көндә тормыш иптәше Азат Корбанов белән Түбән Яркәйдә дөнья корып яшиләр, эшлиләр алар. Инде алты ел корбан чалып, Илеш халкын изге ризык белән сыйлыйлар. Рамазан аен да көтеп алалар һәм гаилә белән бергә ел саен ураза тоталар.

Оясында ни булса, очканы да шул була бит. Әле табынны карауда да ялдагы уллары йөгереп тора, берсе карбыз киссә, икенчесе өстәлгә пылау ташый.

Өлкән уллары Альберт Казанда белем ала, Альмир исә унберенче сыйныфны тик яхшы билгеләренә тәмамлады, алар әти-әниләреннән үрнәк алып, шулай тырыш, эшчән булып үсәләр.

Авылдашлар исә зур канәгатьлек белән Финария белән Азат Корбановлар гаиләсенә уңышлар һәм сәламәтлек теләп рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Авыру сәбәпле чарада катнаша алмаган авылдашларга да бәйрәм күчтәнәче җибәрелде.

Шундый изге җанлы авылдашларым белән, үткәрелә торган һәр чарада актив булган кечкенә авылым белән ихлас горурланам, аларга сәламәтлек, дөнья иминлеге телим.

Фәнә МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас