Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 июнь 2024, 04:30

Яраткан хезмәте бәхетле итте

Суфиян абый безгә икенче курста татар теле грамматикасыннан лекцияләр укый башлады.

Яраткан хезмәте бәхетле иттеЯраткан хезмәте бәхетле итте
Яраткан хезмәте бәхетле итте

Әле дә хәтеремдә: филология факультетының иң зур аудитори ясендә аның беренче дәресе Елмаеп исәнләште дә, ике секунд эчендә, күзләрен ныгытып төбәп, һәрберебезне үтәләй күрергә теләгәндәй, таләпчән кыяфәт белән, безгә мөрәҗәгать итте: ”Без сезнең белән татар теле граммат икасының бер бүлеге булган морфологияне өйрәнербез һәм аның асылына төшенербез”, - диде.

-Татар теле – матур тел. Әниләр кебек ягымлы да, бай тарихлы да, иң туган һәм газиз тел. Университетта укып, белем алып чыкканнар барыгыз да укытучылар булып та эшләмәссез. Ләкин, кайда гына хезмәт салсагыз да, университетта укыган дипломым бар диеп мактанып йөрмәгез, башта эшләп күрсәтегез, мәктәптә укытучы мөгаллимнәр, сез, ничек укытсам да ярый диеп көлкегә кала күрмәгез тагын... Үзегезнең тел белгече икәнлегегезне беркайчан да онытмагыз. Сөйләгән сүзегез көмеш булса да, аның эче алтын булсын. Акылыгызны үстерегез, акылыгыз булмаса, белемнең бер файдасы да юк. Аны тормышта да файдалана алмыйсың. Акыл – иң көчле корал җир йөзендә. Кояш нурлары кебек. Аның нурлары беркайчан да бетми. Минем фәннән яхшы белем алмаган кеше татар теленең бөтен мөмкинлекләреннән мәхрүм кала. Кыскасы, мин сезгә акыл сатарга кермәдем. Аңлагансыздыр дип уйлыйм. Әйдәгез, дәресне башлыйбыз,- диде. Остазым белән икенче танышу шулай булды. (Беренче тапкыр Суфиян абыйны кабул итү имтиханнары вакытында күргән идем).

Мәктәптә укыганда да морфологияне яратмый идем. Бетте баш диеп уйладым.Ничек итеп имтиханын бирермен, ичмасам, якташым укыткан фән бит дигән фикер миемне ярып үтте.

“Морфологиядәге һәр грамматик категорияне белми торып, имтиханда яхшы билге өмет итеп, килеп тә йөрмәгез. БДУда укыган студентлардан мин, фәкать, “4” һәм “5” ле билгесе алырлык белем таләп итәм. Шулай булсагыз гына имтиханнарга килегез “, - диде өзеп. Кылт итеп Мөхәммәт Мәһдиевның “ Без кырык беренче ел балалары “ әсәре искә килеп төште. Суфиян абый безне бер сүзе белән кулга алды. Ул аны шул чаклы тыныч итеп әйтте. Юкка итәк туздырып йөрмәсәгез дә була диясе генә калды. Ләкин, мөгаллим бу сүзне әйтмәде. Ул безгә болай да аңлашыла иде.

Әйе, университетның гранит ташын кимерә-кимерә, морфологиядән имтиханны “5” кә тапшырдым. Якташым буларак, мин Суфиян Шәмсетдиновичтан курка идем. Мескенләнеп, нинди билге алсам да ярый дип йөрмәдем. Беренчедән, 4 кенә километр күрше булган Тыпый авылыннан бит остазым тумышы белән. Туган якларга кайтып, ни дип сөйләр дип куркыта бит инде. Икенчедән, студентларга аның, ялгыш кына да, ярты тонга да тавышын күтәргәне булмады. Тыныч тавыш белән көчле кешеләр генә сөйлиләр, ә андый укытучыдан куркып, чәчләр үрә тора бит инде. Суфиян абый һәр студентка зур шәхес итеп карый, аларны шулкадәр хөрмәт итә иде. Алай-болай аның дәресенә йомшак әзерләнеп килүчене сизеп алса, мөгаллимебез аны аталарча кызартып оялта иде. Аның көлә-көлә тәнкыйтьләвеннән җир тишегенә кереп китәргә әзер буласың. Бер генә студентның да дәрәҗәсен төшермәде уку дәверендә укытучым. Кешелеклелек сыйфаты , сиңа һәрчак ярдәм итәргә әзер торуы – остазымның иман кыйбласы иде. Аңа мөгаллимлекнең зирәклеге, сизгерлеге һәм кайгыртучанлыгы тумыштан, ана сөте белән сеңгән. Бала язмышы, студентның намуслы шәхес булып формалашуы, җәмгыятькә аның югары культуралы кеше булып җитлегүе борчый иде аны. Исемдә, уку дәверендә Суфиян абый һәрдаим гадел булырга өндәде. “Теманы сүлпән белүегезне яшермәгез”, - дия иде. “Үз фәнегездән укучыларыгызга билге куйганда да, нәни дусларыгызның күңелен үсендереп куегыз.Яхшы укытыгыз. Җәмгыять сезгә иң кадерле кешеләрен – балаларны ышанып тапшырган. Мәктәп ишеген атлап керү белән, сез – мөгаллимнәр аларның язмышы өчен җавап бирәсез. Мәгариф кануннары алдында да иң беренче җаваплы кеше – укытучы ,“ - дип кат-кат кабатлый иде.

Мин бу кадәр дә укыту эшенә җаваплы караганын, һәр баланың язмышы өчен борчылуын, аның Татарстанның Актаныш районы Бурсык мәктәбендә директор булып эшләвен белгәч аңладым. Суфиян Шәмсетдин улы студетларны hәм үзе укыткан фәннәрне ярата иде. Үзе укыткан “ Татар теле морфологиясе” , “Әдәби тел тарихы” һәм “Гамәли стилистика” фәннәреннән безгә лекцияләрне мавыктыргыч итеп сөйли, җаныбызга кереп аңлатты. Аның бер дәресе икенчесенә охшамый.Һәр дәресе бай эчтәлекле.Ул бервакытта да язганга карап аңлатмый. Хәтта, куе коба төстәге ялтыравык сумкасын ачып та карамаган чаклары була. Остазымның белем багажы – аның акыллы башында иде. Бармакларыннан тарак ясап, чал чәчләрен сыпыра – сыпыра, намуслылык дәресләрен оста салды безнең аңнарыбызга бөек мөгаллимебез. Ни өчен соң намуслылык дәресләре диярсез... Тирән белем белән сугарылган дәресләр булганга! Зур осталык дәресләре булганга!

Ай – һай белемле укытучыда укыдым мин. Шуның белән бәхетлемен дә. Гомумән, БДУның филология факультетында сүлпән укучы студентлар юк иде. Укытучы – мөгаллимнәр нинди әле?! Һәммәсе үз фәннәренең осталары һәм бик таләпчәннәр дә иде бит алар.

Университетны тәмамлаганда мин бер кызык яңалык ачтым үземә. Суфиян Шәмсетдинович минем университеттагы укуымны күзәтеп торган. Янәсе, мин ничек укыйм, фән нигезләрен ничек үзләштерәм. Диплом яклар вакыт җиткәч, татар теле буенча һәм дипломны аның җитәкчелегендә якларга бер тәкъдим ясады. Икенче тәкъдиме - аспирантурада укуны дәвам итәргә әйдәде. Җитәкләп диярлек алып китте аспирантлык кафедрасына. Мин диплом эшем итеп әдәбиятны сайладым. Мәңге ерып чыга алмаслык тема сайлавыма үзем дә хәйран калдым, хәтта.” Казан утлары” журналында күреп алган теманы сайлап, кафедра мөдире Ү.И.Гыймадиевка килдем. Теманың мавыктыргыч икәнен күреп, хуплады.“ Әйдә тырышып кара, булдыра алсаң “ , - диеп, мыек астыннан гына елмайды. Елмаюының сәбәбен диплом яклаган көнне генә әйтте үземә: “ Әшрапова берьюлы өч диплом якладым диеп уйлагыз үзегезне, әмма да чырыш кеше икәнсең бит “,- дип мактады. “Отлично”га якланган диплом эшемне күреп профессор Г.Сайтбатталов та яхшы фикер әйтте. Укуымны аспирантурада дәвам итәм диеп торганда, энем белән сеңелемне калдырып, әнием мәрхүм булды. Ялгыз калу хәсрәтеннән әтием яман чир белән авырый башлады. Аспирантурада укуны дәвам итәргә һич мөмкинлек юк иде. Үзебезнең районның Сүлте урта мәктәбенә укытырга кайттым. Аннан , күп тә үтми, район мәгариф бүлеге мине Торачы мәктәбенә директор итеп билгеләде. Укуымны аспирантурада дәвам итеп, кандидатлык диссертациямне бик тә яклар идем дә бит, ул вакытта мин бер ярдәмчесез идем шул.. Дөньямның имән өрлеге сынды – авыру әтине карарга кирәк иде. Шулай итеп, тормыш дәрьясының бик биек ярында калган килеш, мине карап үстергән кадерле кешем - әтине, мин укыйм әле дип, ни намусың белән ташлап китәсең?!

Нинди генә михнәтләр күрсә дә, нинди генә авыр тормыш сынаулары үтсә дә, бөек акыл иясе, мөхтәрәм укытучым, халык язучысы Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов үзен гомер буена бик бәхетле кеше итеп санады. Мин дә шулай. Суфиян абыйның якты образы минем тормышымны ап-ак нурлар белән балкытып торучы бик көчле маяк ул. Гомер буе җаваплы эшләрдә эшләдем. Университетта алган белемем һәрвакыт кирәк булды. Мине канатлы кош кебек иркен һәм рәхәт яшәтте.

Тыпый авылының 350 еллыгында катнашуы - туган якларга Суфиян абыйның соңгы кайтуы булды. Укытучым, гүя, авылдашлары белән хушларшырга кайтты, диярсең. Үзе тагын бу тантанага ашкынып, әзерләнеп кайтты.

-Хөрмәтле якташларым! Сезнең алдыгызда мин фән докторы, профессор, халык язучысы буларак басып торам. Бу дәрәҗәләргә мин хезмәтне яратуым аркасында ирештем. Мин Тыпый авылында үскән гади авыл малае. Чабата үреп, тамак туйдырган вакытларны искә алып сөйләргә генә калды. Авыр дип, кемнәндер ярдәм көтеп ятмадым.Укып белемле кеше булырга тырыштым.Авылыбыз яшьләре! Сезгә әйтәм, ничек булса да укып, зур кешеләр булырга тырышыгыз.Безнең авыл халкы, гомумән, эшчән халык ул. Алар эш яраталар. Габдулла Тукайның эш турындагы эчтәлекле шигыре нәкъ сезнең турында язылган , диярсең...Матур бәйрәмегезгә мине дә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт! – диде җитәкчеләргә, якташларына мөрәҗәгать итеп Суфиян абый.

Әйе, бәхет төшенчәсен төрле кеше төрлечә аңлый һәм үзләрен төрлечә бәхетле итеп саныйлар да. Ә менә тормышның төбеннән күтәрелгән, гади авыл егете Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов тормышта үз алдына куйган максатына ирешүе белән бик бәхетле булды. Бәхетле язмыш сараеның бәхет ачкычларын кулларыннан төшермичә, китеп барды безнең арабыздан өлкән дустыбыз, бәхетле язмыш хуҗасы - Суфиян ага.

Дамирә Әшрапова,“ Әллүки “ иҗат берләшмәсе директоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас