Торак пунктларны матур, чиста һәм төзекләндерү – авыл биләмәләре хакимияте өчен җиңел эш түгел. Елдан-ел бу юнәлештә максатчан эш алып барыла, һәм, кагыйдә буларак, язгы-җәйге чорда традицион рәвештә ремонт һәм төзелеш эшләре башкарыла.
Теләкәй авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктына су белән тәэмин итү системасы җәелдерелә, Исәмәт авылында «Реаль эшләр» проекты акчасына янгын сүндерү машинасы һәм трактор өчен автогараж төзелә, ә Рсай авылында зиратның коймасын яңарталар.
Барлык торак пунктларда көн саен җәмәгать территорияләрендә, юл кырыенда һәм зиратларда чүп үләннәрен чабу буенча эшләр алып барыла.
Төзекләндерү проблемасы финанс яктан гына түгел, ә кешелек факторына да бәйле. Чөнки һәр торак пунктның никадәр яхшы каралган, төзек булачагы турыдан-туры халыкның ихтыярына, энергиясенә, шулай ук кызыксынуына һәм энтузиазмына бәйле.
Шуны да искәртепкитү мөһим: һәр авыл биләмәсендә территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре гамәлдә, алар гражданнарга да, предприятиеләргә һәм оешмаларга да караган территорияләрне тәртиптә тоту, төзекләндерү һәм җыештыру тәртибен билгели.
Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү безнең районны барлык халкы өчен дә уңайлырак һәм җәлеп итүчәнрәк итәргә ярдәм итәчәк.
Әйдәгез, бу изге эштә бердәм булыйк һәм безнең районны көн саен яхшырак итик!