Фельдшер-акушерлык пункты "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Исегезгә төшерәбез, "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле безнең районда 10 модульле фельдер-акушерлык пукнты һәм Дөмәй авылында амбулатория төзелде.
Яңа модульле фельдер-акушерлык пукнты Лаяшты авылында яшәүчеләргә медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк. Эшләрнең тәмамлануын һәм яңа фельдер-акушерлык пукнтының ачылуын түземсезлек белән көтеп калабыз.