Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 июль 2024, 06:00

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү

Районда “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы уңышлы эшләп килә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерүАвыл территорияләрен комплекслы үстерү
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү

Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча ярдәм итүгә зур игътибар бирә.
2020 елдан 2022 елга кадәр Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 6,2 млрд.сум акча юнәлтелгән, шуларның 3,6 млрд. сумын федераль казна бүлеп биргән.
Программаның төп юнәлешләре - торак, социаль объектлар, инфраструктура төзү һәм территорияләрне төзекләндерү. Өч ел эчендә торак шартларын яхшырту программасы буенча 486 республика гаиләсе субсидия алган, 107 гаилә өчен аренда килешүе буенча йортлар төзелгән.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024-2030 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләгән. Җиде ел эчендә программаны финанслауның гомуми күләме 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Программа республика бюджетыннан, шул исәптән федераль казнадан трансфертлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финансланачак. 2024 елга аның чараларына 1,5 млрд.сум юнәлтеләчәк, алдагы елларда - 2,05 млрд. сум. акчаларның күп өлеше республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Программа буенча авылларда яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарга социаль түләүләр, шулай ук авылда эшләүчеләргә аренда килешүе буенча бирелгән торак бирү хисабына 9,2 мең кв.метр торак төзү (сатып алу) планлаштырыла. Шулай ук инженерлык инфраструктурасын төзекләндерү һәм компакт торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү буенча сигез проект гамәлгә ашырылачак.

Районыбызда авыл­ларны үстерү, үз гражданнарын тораклы итү буенча эзмә-эзлекле эш алып бара. Бу җәһәттән, ярдәмгә дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Иң беренчеләрдән булып халыкта зур өметләр уяткан “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы районда 2020 елдан бирле актив тормышка ашырыла.

Узган елда Кадер авылында урнашкан һәм мәйданы 114 кв. м. булган йортны Хөснуллиннар гаиләсе алды. Алар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган һәм әлеге программага катнашуга чиратка баскан. Гаилә башлыгы Артур Ирек улы  М.Горький ис. кооперативта  2017  елдан бирле терлекче булып эшли.  Тормыш иптәше Юлия Владимировна бүгенге көндә декрет ялында. Әлеге күркәм пар дүрт бала тәрбияләп үстерә. “Яңа йортлы булуыбызга чиксез шатбыз, бүгенге көндә инде кирәк-яраклар, мебельләр алу белән мәшгульбез”, - ди яшь пар. 

Шулай ук Андреевка авылында төзелгән 129 кв. м мәйданлы мәһабәт йорт ачкычы Сәйфуллиннар гаиләсенә тапшырылды. Гаилә башлыгы Кирилл Анатольевич  Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Тормыш иптәше Элина Ивановна да шушы ук хуҗалыкта хезмәт салган, бүгенге көндә декрет ялында. Сәйфуллиннар алты бала тәрбияләп үстерәләр. “Кирилл һәр кушылганны төгәл, җиренә җиткереп башкара, тырыш,  алыштыргысыз механизатор ул”,  -ди Гыйлемҗан Гайнетдинов гаилә башлыгы турында фикерен белдереп. Әйткәндәй, КФХ 2020 елда иң  беренчеләрдән булып әлеге программада катнашып, Иске Кыргызда яшәүче механизатор Рүзил Шакиров гаиләсенә йорт ачкычы тапшырган иде.

Әйе, җитәкчелек тарафыннан хезмәтенә күрә шундый хөрмәт, хыялны тормышка ашыручы программа булуы хезмәтчәннәр өчен бик зур ярдәм булып тора.  “Хәзерге заманда йорт салып керүе җиңелләрдән түгел, төзелеш материаллары да кыйбат. Җитәкчелек кадрларның эшен дөрес бәяли белүе, әлеге программаның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүе – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч булып тора. Программага эләгүебезгә ихлас шатланабыз, - ди күп балалы әти К.Сәйфуллин. Гаилә башлыгы агымдагы елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Шушы чорда торак урыны наем шартнамәсе буенча төзү юнәлеше буенча районда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен 9 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, шулай ук  Югары Яркәй авылында бер педагог өчен  фатир сатып алынган. 4 ел эчендә әлеге йортларны төзүгә 54 млн. 500 мең сум акча сарыф ителеп, шуның 43млн.500 мең сумы федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән. 2024 елда әлеге программа буенча агросәнәгать комплексы өлкәсеннән тагын 7 гаилә үз торак шартларын яхшыртырга ниятли.

Балалары булган гаиләләргә яшәү өчен йортларда уңайлы шартлар бар. Су үткәрелгән, электр һәм газ белән тәэмин ителгән, зур һәм якты бүлмәләр әзерләнгән, кухня һәм санузеллар җиһазландырылган.

Йортлар гражданнарга торак урыны наем шартнамәсе буенча бирелә. Торак әлегә арендада булса да, вакыт узгач, аны ташламалы шартларда сатып алырга мөмкиннәр. Әйтик, эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча 10 ел эшләгәннән соң, гражданнар торак төзелешенең исәп-хисап бәясенең 1 процентыннан артмаган бәядән торак урынын үз милкенә сатып ала алалар.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының максаты - авылда яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту, социаль объектлар белән тәэмин итү, авыл җирлегендә инженер инфраструктурасы, автомобиль юллары һәм башка объектлар төзү.

Безнең район әлеге программада иң актив катнашучыларның берсе булып тора. 2023 елда республика буенча төзелгән 10 йортның 2се - безнең районда. Йортлар төзелешенә акча федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан бүлеп бирелгән. Шулай ук М.Горький ис.  кооперативның, Г.Гайнетдиновның КФХсы  бюджеттан тыш средстволары җәлеп ителгән.

Күренүенчә, бәхетне читтән эзләми, туган ягында төпләнеп, тырышып хезмәт иткән авыл уңганнарын дәүләт игътибардан читтә калдырмый - “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә авыл белгечләре торак шартларын яхшырта ала.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас