Аграрийларның азык хәзерләү вакыты җитте. Печән өсте – авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен иң катлаулы чор, чөнки терлекләрнең ничек кышлавы азык сыйфатына һәм аларның күләменә бәйле. Терлекчелек тармагындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге фәкать аларның тырышлыгына бәйле икәнлеген аңлап, аз гына мөмкинлекне дә файдаланып калырга омтылалар. Гомумән, мал азыгы хәзерләүчеләр өчен аеруча тынгысыз көннәр башланды.
А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгында игеннәр матур булып күтәрелеп килә. Кукуруз да мул уңыш бирер кебек, шушы көннәрдә аның рәт аралары икенче тапкырга эшкәртелде. Югыйсә, дым белән җылылыкка тиенгән чүп үләннәре баш калкытырга гына тора. Шуңа чәчүлекләрне тәрбияләү, “яшел янгынга”, корткычларга каршы көрәш чаралары күрү зур игътибар сорый. Әмма бүген иң мөһим мәсьәлә – терлек азыгы хәзерләү. Быел да аны мул итеп туплауны үзләренә бурыч итеп куйганнар.
Биредә иң беренчеләрдән 70 гектарлы күпьеллык үлән басуының уңышын җыярга тотынганнар. Печәнне “МТЗ-12.21” тракторына тагылган “ЖБЗ-7” агрегаты белән тырыш механизатор Илсур Габидуллин тезмәләргә салган. Тырыш механизаторлар Җәүдәт Фәтхетдинов белән Айнур Йосыпов “МТЗ-12.21” һәм “МТЗ-82” тракторларына тагылган агрегатлар белән тезмәләрне әйләндерә, чабылган үләнне тизрәк киптерү өчен хәстәрлек күрә. Арытаба печәннәрне пресслап төргәкләргә төрү белән мәшгульләр. Хуҗалыкта ун елдан артык хезмәт салучы Фидан Йосыпов яшел рулоннарны төяп тора. Рифкать Әхмәтов белән Илгиз Исламов “ЗИЛ” автомашиналарында саклау урыннарына ташый.
Басуларда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән туклана. Поварлар Альмира Галиуллина һәм Рәшидә Фазлыева кыр батырларын тәмле ризыклар белән сыйларга тырыша.
- Печән хәзерләү өчен техника җитәрлек, аяз көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт хәзер, шуңа һәр көн кадерле, - ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Рамазанов.
Азык булса, мал тук, ит-сөт мул дигән сүз. Маллар көтүгә чыгарылып, яшел азык ашатыла башлагач, биредә дә сөт сизелерлек арткан. Узган елның шушы чорына караганда көнгә 5 центнер сөт күбрәк савыла. Әмма мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми әле, тагын да күбрәк ит-сөт җитештерү өчен тырышырга кирәк. Ә моңа мул азыксыз ирешү мөмкин түгел.
Лира КӘБИРОВА.